+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 гыйнвар 2016, 02:00

Сәяхәтче мәче

Американың Калифорния штатында яшәүче ике яшьлек Гэндальф кушаматлы Себер токымлы мәче үз хуҗалары белән кайбер кешеләргә караганда күбрәк сәяхәт итә.

Ул инде “Instagram”да киң танылу алып өлгергән. Гэндальфның микроблогына 13,5 мең кеше язылган, алар песинең сәяхәт итү юнәлешен даими күзәтеп бара.

Хуҗасы песинең блогында аның, муенчакны кулга алу белән, ишек төбенә йөгереп баруын һәм түземсезлек белән тышка алып чыкканны көтүен яза. Мәче 2 илдә, 9 штатта, шул исәптән Калифорния, Техас, Неваданың истәлекле урыннарында һәм паркларында булырга өлгергән. Хуҗалары песигә махсус паспорт ачкан һәм анда ул сәяхәт кылган торак пунктларның почта маркаларын ябыштырып бара.

Гэндальфның хуҗалары Яңа Зелан­диягә күченергә җыена. Димәк, мәченең маҗаралы сәяхәтләре алда әле!
Читайте нас: