+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 гыйнвар 2016, 02:00

Туфли эчендә... чиркәү

“Ocean View” (Тайвань) отеле паркы территориясендә хатын-кызлар туфлие рәвешендә гадәти булмаган чиркәү бар. Биеклеге 17 метр тәшкил иткән бу пыяла корылма 320 зәңгәр пыяла кисәгеннән төзелгән.

Корылманың дизайнын эшләүче архитекторлар фикеренчә, бинаның мондый үзенчәлекле формасы һәм, шулай ук, чиркәүгә килүчеләргә пирожный һәм печенье тәкъдим итү күбрәк хатын-кызларны җәлеп итүгә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, чиркәү эчендә фотога төшү дә рөхсәт ителгән.

Чиркәүне ачу тантанасы Көнчыгыш календаре буенча Яңа елны каршылау көнендә – 8 февральдә – планлаштырыла.
Читайте нас: