+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2016, 02:00

Үзе – “пыяла”, үзе – балык...

Яңа Зеландия балыкчысы Стюарт Фрейзер Карикари ярымутравыннан төньякка таба 70 чакрым ераклыкта балык тотканда моңарчы үз гомерендә бер тапкыр да күргәне булмаган гаҗәеп балыкны эләктерә.

Стюарт Фрейзер башта пыяла статуэткага охшаган үтәкүренмәле балыкның тере организм булуына ышанмый. Ул аның желе сыман, өске өлеше каты һәм тәңкәле булуын, эчендә, кызгылт-сары тамчыдан башка, берни булмавын билгели.

Сальпа Маджоре — умырткасызлар төркеменә караучы бик сирәк очрый торган балык. Ул планктон (гади микроорганизмнар) белән туклана. Балыкның төссез һәм үтәкүренмәле булуы аны дошманнарыннан саклый.

Сальпа Маджоре суны мичкәгә охшаш гәүдәсе аша үткәреп хәрәкәтләнә. Аның эчендә тасма кебек сузылган боҗрасыман мускуллары һәм эчәкләре үтәли күренеп тора, йөрәге исә корсагында урнашкан.

Башлыча, көньяк океанның салкын суларында яшәүче бу балыкларның 30 төре билгеле, әмма алар әлегә бик аз өйрәнелгән.
Читайте нас: