+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 февраль 2016, 02:00

“Яңа ел чыршысы”

Сез күргән бу “чыршы” — су асты үсемлеге түгел, ә... диңгез суалчаны. Тышкы кыяфәтенә карап, аңа “Яңа ел чыршысы” дигән исем биргәннәр.

Мондый суалчаннар Һинд һәм Тын океаннарның тропик өлешендә киң таралган, алар чиста сулыкларда, известьле кораллар эчендә яши.

Бу гаҗәеп диңгез җәнлегенең көпшәсыман тәненә спираль кебек ябышып үскән каурыйлар, чыннан да, чыршыны хәтерләтә. Аның умыртка үзәгеннән чыгып торучы төрле төстәге йонсыман үсентеләр – туклану һәм сулау органы.
4 сантиметр зурлыктагы әлеге суалчаннар вак үсемлекләр, гади микроорганизмнар белән туклана. Алар сары, зәңгәр, кызыл, ак, күк, кызгылт-сары, яисә берьюлы берничә төстә булырга мөмкин.
Читайте нас: