+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 февраль 2016, 02:00

Чын патриотыбыз ул!

Өч дистә елдан артык “Кызыл таң” гәзитен версткалаучы Гөлсинә Мостаеваның исеме матбугат тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаек.“Гәзит — коллектив хезмәт җимеше”, дигән гыйбарә бар. Бу, һичшиксез, шулай. Никадәр генә көчле, талантлы, сәләтле журналист булмасын, ул берүзе генә гомум халык тарафыннан көтеп алынучы һәм күпсанлы укучыларның зәвы­гына туры килерлек, алар куйган таләпләргә җавап бирерлек басма тудыра алмый. Чөнки һәр темага күпкырлы килү, аны һәрьяклап ачарга тырышу, субъективлыкка юл куймау өчен, әлеге эшне мотлак тулы бер редакция коллективы башкару шарт. Ул гына түгел, тулы бер редакция коллективы белән шушы югары максатка ирешсәң дә бик яхшы әле!

Бәхеткә күрә, “Кызыл таң” гәзите үзенең бер гасырга якын тарихында бу җәһәттән һәрвакыт яхшы яктан аерылып торды һәм, журналистика тармагы шактый катлаулы чор кичерүенә карамастан, бүген дә шушы югарылыкта кала. Ә дистә еллардан килгән буыннар бәйләнешен, традицияләр күчәкилүчәнлеген исә нәкъ менә бөтен гомерен матбугатка һәм типография эшенә багышлаган, аның барлык авырлык-михнәтләрен дә үз иңендә тойган һәм шушы йөкне зарланмый, шыңшымый озак еллар дәвамында үз җилкәсендә алып баручы Гөлсинә Мостаева кебек фидакарьләр тәэмин итә дә инде. Әйе, нәкъ менә һәр редакциядә иң җаваплы һәм иң авыр булган вертскалаучы хезмәтен өч дистә елдан артык намус белән һәм күңел җылысын биреп башкаручы хөрмәтле дә, кадерле дә хезмәттәшебез турында бүген­ге сүзебез.

Кадерле, дип әйтүебез дә очраклы түгел. Чөнки мондый да җаваплы, шул ук вакытта хезмәт хакы чагыштырмача бик түбән булган версткалаучы эшенә Гөлсинә Гаҗбетдин кызы кебек күпьеллык стажлы, чын-чыннан үз һөнәренең остасы булган хезмәткәрне табу бүгенге заманда шактый катлаулы мәсьәлә. Дөрес, эшкә керергә теләк белдерүчеләр юк түгел. Әмма алар “Кызыл таң” гәзитендә бер гасыр дәвамында килгән күркәм традицияләрне үстерүгә шулай ук лаеклы өлеш кертәчәкләр, дип әйтеп буламы соң? Ни аяныч, күпчелегенең редакция­дәге эш стажы ярты яисә бер ел белән билгеләнә. Фәлән вакыттан соң исә андыйларның исем-шәрифләрен, йөз чалымнарын да хәтергә төшереп булмый. “Кызыл таң” гәзите, гомум матбугат үсешендә хезмәтләре шулкадәр генә булгач ни?! Ә менә Гөлсинә Мостаеваның исеме “Кызыл таң” гәзите тарихында гына түгел, гомум республика матбугаты тарихында да алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы. 1966 елның 22 февралендә Дүртөйле районы­ның Яңа Солтанбәк авылында дөньяга килеп, Тайморза урта мәктәбен, арытаба Уфадагы 1нче полиграфия училищесын тәмамлаган Гөлсинә Гаҗбет­дин кызы чын мәгънәсендә бар гомерен полиграфия һәм матбугат тармагына багышлый. Училищены тәмамлагач та 1984 елда ул КПСС өлкә комитетының гәзит-журналлар нәшриятына эшкә җибәрелә. Шуннан башлап ул “Кызыл таң” гәзитен версткалый. Тармакта компьютер технологияләре эшкә кушылганнан соң 1992 елдан алып гәзитне компьютерда версткалаучы инженер вазыйфасын башкара. Шул рәвешле аның тармакта эш стажы 32 елдан артып китә! Ә инде аның эш сыйфаты һәр “Кызыл таң” укучысының күз алдында. Бу җәһәттән шуны гына әйтергә була: милли матбугат үсешендә катлаулы бүгенге чорда да “Кызыл таң” гәзитенең тиражы тотрыклы кала, ул гына түгел, аз булса да артуга таба бара икән, биредә Гөлсинә Мостаеваның да мөһим хезмәт өлеше бар. Чөнки мәкаләнең язылышы гына түгел, гәзит укучы игътибарын җәлеп итүдә бирелеше дә хәлиткеч роль уйный. Ә бу эш исә редакциядә нәкъ Гөлсинә Гаҗбетдин кызы кебек укучы зәвыгын күңеле белән тоеп аңлаган һәм аны канәгать­ләндерү өчен үзен кызганмый бөтен көчен, һөнәри осталыгын салып башкаручы фидакарь­ләр тарафыннан тормышка ашырыла. Нәкъ шундый күркәм холыклы, олы җанлы ханым­нарның күңел җылысы салынганга күрә дә гәзитебез күркәм безнең!

Һәр версткалаган гәзит номеры күпсанлы бизәкләр белән нәкышланган гөлбакчаны хасил иткән кебек, Гөлсинә Мостаеваның шәхси тормышы да матур гөлбакчага тиң. Сөекле тормыш иптәше Шамил Хәниф улы белән ике кыз тәрбияләп үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгардылар. Шөкер, озак та көттермәс, оныкларны да кулга алып сөенерләр, дип юрыйк! Бирсен Ходай!

Ярты гасырлык гомер бәйрәме уңаеннан Гөлсинә Гаҗбетдин кызын ихлас тәбрик итеп, әлбәттә, аңа, тәү чиратта, тән һәм җан сәламәтлеге, һәрвакыт шулай олы йөрәкле, киң күңелле һәм, әлбәттә, алдагы елларда да “Кызыл таң” гәзитенең чын патриоты булып калуын телисе килә! Гәзитебез нәкъ Сездәйләр белән көчле, хөрмәтле һәм кадерле хезмәт­тәшебез!
Читайте нас: