+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 февраль 2016, 02:00

Гүзәллек һәм яшьлек бәйрәме

Уфа шәһәренең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче 45нче урта мәктәбенең үткәне матур, киләчәге якты. Меңнән артык бала белем алган әлеге мәктәптә зур тәҗрибәгә ия укытучылар эшли. Алар укучыларга югары, сыйфатлы белем бирү белән бергә, кешелекнең күркәм сыйфатларын тәрбияләүгә күп көч сала. Һәркайсының эше мактауга лаек. Гомумән, биредә бердәм, тату коллектив тупланган. Монда, әлбәттә, тәү чиратта, әлеге белем учагына озак еллар җитәкчелек итүче, “Башкортстанның мәгариф алдынгысы”, “Русия гомуми белем бирү мәктәпләренең почетлы хезмәткәре” исемнәренә лаек булган Раил Рамазановның өлеше зур.

Читайте нас: