+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 февраль 2016, 02:00

Кар тотудан башлыйбыз

Мартта бакча эшләре көннән-көн күбәя. “Язын тирләмәсәң, кышын җылынмассың” дип тикмәгә генә әйтмәгәндер борынгылар. Иң беренче чираттагы эш – теплицаларга кичекмәстән кар тутыру. Туфракта кирәкле дым запасы булдырачак бу. Аннан килеп, март – парниклар һәм теплицалар өчен үсентеләр әзерләр вакыт.

Тәрәзә саен... кәбестә

Тәрәзә төбендә үсенте үстерү җиңел эш түгел: аңа яктылык, җылы җитми. Шуның аркасында ул зәгыйфь, авыруларга бирешүчән була. Тиз өлгерә торган кәбестә орлыгын мартның беренче яртысында ук чәчү кирәк. Тишелеп, 8-10 көн узганнан соң күчереп утыртырга. Хәзер кибетләрдә торфтан ясалган чүлмәкләр сатыла, шуларга күчереп утырту әйбәт. Ә инде ап­рельдә, өстенә пленка каплап, туфракка утыртырга. Тиз өлгерә торган төсле кәбестәне 20 март тирәсендә чәчәләр.

Кәбестә үсентесе өчен бер үк күләмдә торф, кәсле туфрак һәм ком алып, шулардан катнашма ясыйлар. Бакча туфрагы һәм черемә кулланмау хәерле. Чөнки алар караяк (черная ножка) гөмбәчекләре белән зарарланган булырга мөмкин. Орлыкларны чәчәр алдыннан туфрак катнашмасына марганцовка эремәсе сибәргә кирәк.

Чират помидорга

Аның өчен туфракны көздән әзерләп калдыру әйбәт. Әзерләмәгән булсагыз, берәр чиләк черемә, бакча туфрагы (тик узган җәйдә бәрәңге, яки помидор утыртылган җирдән түгел) һәм торф алыгыз. Шушы өч чиләк әйбердән катнашма ясап, шуңа 1 стакан агач көле (иләк аша үткәрелгән) һәм 2 аш кашыгы минераль ашлама өстәгез.

Помидор орлыгын махсус агач, яки катыргы тартмаларга (төбе һәм ян-якларында тишекләр булырга тиеш) чәчәләр. Моның өчен пластмасса савытлар, балчык чүлмәкләр, аяк киеме тартмалары да ярый. Савытка тутыргач, туфракка җиңелчә генә ясалган марганцовка эремәсе сибегез. Шуннан 3-4 сантиметр ара калдырып, 1,5 сантиметр тирәнлектә кечкенә чокырлар ясагыз. Һәр чокырга бүрттерелгән икешәр орлык салып чыгыгыз. Шуннан соң чокырларны коры туфрак белән күмегез дә өстенә җиңелчә генә су бөркегез. Савытларга помидорларның сортын һәм кайчан чәчелгәнен язып, этикетка ябыштырырга онытмагыз. Өсләренә пленка каплап, савытларны җылырак урынга куегыз. Җылы урында помидорларның шытымнары — 3-5, борычларныкы 7-12 көннән соң күренә башлаячак.

Кыяр өчен торф чүлмәк

Бу айда тамырчалы сельдерей, физалис, баклажан, күп кенә чәчәк орлыклары да чәчәләр. Тишелгәч, 12-15 көннән үсентеләрне күчереп утырталар.
Теплицада иртә уңыш алу өчен кыяр утыртыр чак. Орлыкны торф чүлмәкләргә урнаштырыгыз да, күчереп утыртмыйча гына, шунда үстерегез. Болай эшләгәндә үсенте авырмаячак. Чүлмәк үлчәменең 10х10 сантиметр булуы әйбәт. Үскәч, кыярны чүлмәге белән (ул җирдә таркалып юкка чыга) теплица туфрагына утыртып куярга гына кала.

Мартның өченче ункөн­легендә помидор һәм борыч үсентеләрен күчереп утыртыгыз. Ашлагыз.
Март ахырында орлык бәрәңгесе хәстәрен дә күрә башлар вакыт – утыртырга 30-45 көн кала үрдерергә куярга кирәк. Парникка салат, шпинат, укроп, кишер, редиска чәчегез.
Читайте нас: