Иркенләп янәшә утырып алганнар да, дөньяларын онытып, гәпләшеп баралар. Күптәнге танышлар, ахры, күп темаларның уртаклыгы шул хакта сөйли. Икесенең дә карты, уллары бар бугай, сүз дөнья, тормыш көтү тирәсендә әйләнә. Тик әбиләрнең берсе диндар булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки теленнән Алла сүзен төшерми, ә икенчесе заманча киенгән.
Бер тукталышта трамвайга авызына тәмәке капкан кызмача ир килеп керде. Тәмәкесен урамда ташлап керсә дә була иде, югыйсә, тик, юк, аны иреннәре читенә кыстырган да, төтәсләтепме төтәсләтә. Тик ник берсе бер сүз әйтсен. Эчкән кешегә ни – диңгез тубыктан, уйлап та бирми. Аннан, әйтеп кара... Бары тик ишек ябылыр алдыннан гына иренен пешерердәй булып, янып бетә язган төпчеген тышка төкерде дә, вагонга узды.
Ул арттагы урындыкка иркенләп утырып, оеп китә башлагач кына, аны күзәтеп сүзләре өзелгән ахирәтләр яңадан телгә килде. Билгеле, аларның сүзе тәмәке белән аракыга килеп төртелде. Дөресрәге, кайсы белән килешергә була, ә кайсы белән юк – шул хакта чын-чынлап бәхәс купты. Икесенең дә “авырткан” урыныдыр инде. Диндар әби, анысы Мәстүрә исемле икән, күршесенә:
– И-и, Фәридәкәем, ир кеше эчми булмый инде ул. Әнә, урысларның мулласы көн саен чир-кәүдә шәраб эчә, ди. Аның белән килешергә була әле. Ә менә тәмәке тартканнарын күрсәм, җенем кузгала. Ни файдасы бардыр шул төтен эчеп, үпкә черетүнең?! – дип әйтеп куйды.
– Юк, Мәстүрә, синең белән ризалаша алмыйм. Тәмәке тартса, тартсын ул ирләр, ә менә, акылдан язып, аракы эчмәсен. Күпме адәм харап була шуның аркасында, күпме акча әрәм итәләр шуның өчен, – дип, икенчесе аңа каршы төште.
– Акча, дисең әле, ахирәткәем, тәмәкегә дә аз акча китми. Аннан, иң мөhиме, изге китапта фәрештәләр тәмәке исеннән өйдән качып бетәр, диелгән. Ә аракы турында андый сүзләр юк...
– И-и, ахирәт, фәрештә, дисең әле син. Аракы эчкән ир булган өйдә кайчак фәрештә генә түгел, бернәрсә дә калмый, хатыны да, балалары да чыгып кача. Кеше түгел, хәтта савыт-сабасы да, башка бер яхшы әйбере дә калмый, – диде Фәридә.
...Аларның әңгәмәсе ни белән беткәндер, белмим. Минем тукталыш иде, төшеп калдым. Арытаба җәяү атлыйсы. Тик әбиләр кузгаткан бәхәс инде минем башымда дәвам итте. Ләкин, ике якның берсенә дә ни дип каршы төшәргә белми, аптырап калдым. Нәрсә гөнаhын яшерергә – тартабыз да, эчәбез дә инде. Зыяны хакында башка кереп тә караганы юк. Күпме генә сөйләмәсеннәр, язмасыннар... Бер колагыбыздан керә, икенчесеннән чыга. Әйе, аракысын да, тәмәкесен дә ташлаганда зыян итмәс иде... Бигрәк тә аракысын... Әллә тәмәкесендәме? Кайсы хаклы – Мәстүрәме, Фәридә әбиме? Әй, кем белсен инде аны. Кемнең нәрсә хакында башы авырта бит... Һәм мин, тирән уйга чумган килеш, кесәмнән тәмәке чыгарып кабызып, ары атладым. Юл газабы – гүр газабы, диләр, арыткан. Кич, кунакханәгә урнашкач, аруны басар өчен берәр шешә зәмзәм суы да алмый булмас...
Инсур МӨСӘНИФ