+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 февраль 2016, 02:00

Плюш хайваннар

Бу хайваннарның туган җире – Американың Айова штаты. Мондый гадәти булмаган сыерларны үрчетү белән Лоттнер фермасы шөгыльләнә.

Зур йомшак уенчыкны хәтерләтүче бу кыйммәтле токымны сөт яисә ит өчен түгел, ә күргәзмәләрдә катнашу өчен үрчетәләр. Буе 135 сантиметрга кадәр булган сыерларның авырлыгы – 550, үгезләрнеке 800 килограммга җитә.

Мондый гаҗәеп йомшак йонлы плюш сыерлар селекция нәтиҗәсе түгел, ә парикмахер эше. Бу аларга өстәмә “күләм” бирү өчен эшләнә. Җиде төрле тарак һәм щетка, бигуди, чәч өчен лак һәм мусс, шулай ук, майлар һәм буяулар кулланыла. Башта хайваннарны юалар, йоннарын кисеп тигезлиләр һәм фен белән махсус щеткалар ярдәмендә киптерәләр. Моның өчен Хайлендер, Ангус һәм Херефорд кебек токымнар алына. Нәтиҗәдә, сыерлар – йомшак һәм мөлаем, ә үгезләр гәүдәгә зур булып күренә.
Читайте нас: