+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 март 2016, 02:00

Март

Ел фасылыИске татар календаренда март аен “акман” дип атаганнар. Бу уңайдан “ак” сүзенең тарихына бераз тукталып үтик. Борынгы төрки телдә ул — ак, аксыл мәгънәләрендә дә; җайлы, рәхәт кыш; агыш, агып керү мәгънәләрендә дә кулланылган. “Манн” сүзе дә төрле мәгънәләр белдерә: кытай телендә ул уникеле циклның өченче елын; кышлак (Мангышлак) дигәндә яшәү урынын; “ману” сүзе — чылату мәгънәсендә әле дә яши.

Борынгы Римда март ае ел башы исәпләнгән. Аның атамасы сугыш алласы Марс исеме белән “марсиус” дип йөртелгән. Борынгы Русьта да ел исәбе 1 марттан башланган. Аны урыслар — “протальник”, “капельник”, “зимобор”, украиннар һәм чехлар — “березень”, белоруслар “соковник” дип атап йөрткәннәр.

Ә безнең халык календаре буенча акман — елның соңгы ае. Аннан соң чын язга — нәүрузга керәбез. Ә төркиләрнең Кояш календаренда 21 мартка кадәр хут ае бара, ә 22сеннән хәмәл (сарык бәрәне) ае башлана. Билгеле булуынча, хәмәл башында, ягъни 22 мартта, көн белән төн озынлыгы тигезләшә.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар.

1 — Язның беренче көне;
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне;
Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне.
3 — Бөтендөнья язучылар көне;
шагыйрь Фәйзи Гомәровның тууына 90 ел (1926-2002).
4 — Русиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Башкортстанның атказанган
нефтьчесе Ампир Сыртлановка 80 яшь;
Башкортстан Конституцион суды рәисе Зөфәр Еникеевка 65 яшь.
6 — Үзешчән композитор Рәис Ханнановка 60 яшь.
8 — Халыкара хатын-кызлар көне;
БАССРның атказанган ар-
тисты, җырчы Җиһания Рәхмәтул­линага 80 яшь.
10 — Русия Федерациясе архивлары көне;
язучы Ярулла Вәлиевның тууына 95 ел (1921-1985);
шагыйрь Фаек Мөхәммәтҗанов­ның тууына 95 ел (1921-2009).
11 — Русиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәт­кәре, Башкортстанның атказанган нефтьчесе Флүр Хәтмуллинга 75 яшь.
13 — Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.
15 — Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне;
Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне;
язучы Тайфур Сәгыйтовка 80 яшь.
18 — Шагыйрә һәм журналист Земфира Акбутинага 50 яшь.
19 — Су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр көне.
20 — Русия Эшче-крестьян хөкүмәте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясе турындагы килешүгә кул куел­ган көн (1919).
21 — Нәүруз бәйрәме;
Халыкара җир көне;
Бөтендөнья шигърият көне.
22 — Бөтендөнья су көне.
23 — Бөтендөнья метеорология көне;
РСФСРның һәм БАССРның халык артисты Радик Гәрәевның тууына 60 ел (1956-1996).
24 — Планетарийлар көне.
25 — Мәдәният хезмәткәрләре көне.
26 — Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмовка 65 яшь.
27 — Халыкара театр көне;
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Руслан Хәбибуллинга 50 яшь.
Читайте нас: