Остаханәгә килеп керүгә, андагы агач сыннарны күреп “аһ” иттем. Ниләр генә юк иде алар арасында: мәгърур бөркетләр дә, эреле-ваклы бәбкәләрен иярткән үрдәкләр дә, боланнар да, зәһәр карашлы арысланнар да, тәпән кочаклаган аюлар да…Сыннарның эшләнеп беткәннәре дә, бетмәгәннәре дә...
Агач сыннарга карап, һушымны җыялмыйча бераз басып тордым да, исеме җисеменә туры килә икән останың, дип уйлап куйдым. Шунда аның янына Илдар Юзеев булганы өчен килүемне исемә төшереп, әңгәмәне дә нәкъ шул юнәлештә башлап җибәрдем:
— Илдар әфәнде, Сез — Татарстанның халык шагыйре, якташыбызның тулы адашы. Шундый исем-фамилияне йөртү үзе зур горурлыктыр инде, шулаймы?
— Шулай, әлбәттә! Сезнең кебек мине тәү кабат күргән кешеләр, иң беренче чиратта, исем-фамилиямә игътибар итә. Сезне дә миңа ни өчен Илдар исеме кушу тарихы кызыксындырадыр инде. 1963 елда шушы районның Яңа Әгъбәз авылында дүрт балалы гаиләдә төпчек булып дөньяга килгәнмен. Балта остасы әтием Нәҗип миңа Илдар исеме куштырган. Фамилиясе туры килгәч, исеме дә татар шагыйренекенә аваздаш булсын, дигәндер инде. Аннан соң мин туган вакыт Илдар Юзеев иҗатының гөрләп чәчәк атуына да туры килгән бит! Мин үзем дә мәктәптә укыган чагымда ук Илдар Юзеев шигырьләренә мөкиббән булып үстем. Әле дә күңелем рухи азыкка сусаган вакытларда аның китапларын еш кулга алам.
Дөресен генә әйткәндә, балачактан ук мин китап укуга түгел, агач эшенә тартылдым. Әткәм һөнәре миндә дә бәләкәй чакта ук чагыла башлады. Башта рәсем белән мавыксам, соңрак агачны кисеп-юнып сыннар ясый башладым. Әткәй: “Улым, өтерге белән кискечеңне кулыңнан төшермә”, — дип күңелне үсендереп җибәргән саен агач эшенә тагын да дәртләнебрәк тотына идем. Бүген килеп шуны әйтә алам: әткәм һөнәренә гомерем буе тугрылык саклап киләм — менә 24 ел инде Балалар иҗат йортында агачны кисеп (юнып) сыннар ясау түгәрәген алып барам. Түгәрәккә кырыктан артык бала йөри. Араларында якын-тирә авыллардан килеп шөгыльләнүчеләр дә бар. “Минем дә шушы түгәрәктә шөгыльләнәсем килә” дигән балаларның берсен дә кире борганым юк. Кайвакыт баштарак бөтенләй үк сәләтсез булып күренгәннәренең дә тора-бара агач эшенә кулы ята башлый. Балалар агач сыннарны күбрәк әти-әниләренә, абый-апаларына һәм башка якын кешеләренә бүләк итү өчен эшли.
— Агачтан ясалган сыннарыгыз арасында аюлар күпчелекне алып тора бугай.
— Чыннан да, урман хуҗалары булган, татар әкиятләрендә дә еш очраган аюлар күпчелекне алып тора. Алардан башка да эшләребез җитәрлек: әле менә виноград яфраклары сыны эшләү белән мәш киләбез, аңа кадәр кирәк-ярак салыр өчен шкатулка ясарга өйрәнгән идек.
— Ә чималны каян аласыз?
— Анысы белән урындагы пилорама хуҗалары тәэмин итә. Сыннарның барысын да без югары сыйфатлы, киптерелгән юкә агачыннан эшлибез. Сувенир әзер булгач, аны төрле лаклар белән буяп, тагын да матурландырып җибәрәбез.
— Агач сыннарыгызның һәркайсы үзенчәлекле. Заказлар да күптер инде. Эшләп өлгереп буламы? — дип кызыксынам остадан.
— Бу сорауны миңа күпләр бирә. Агач сыннарның берсен дә мин сатарга дип эшләмим. Сатучылык сәләте дә миңа бирелмәгән. Аларны мин, иң беренче чиратта, күңелемә рухи азык алыр өчен эшлим. Кулыма агач һәм кискечне алу белән үк күңел ял итә башлый. Ял итә-итә генә яраткан эшең белән шөгыльләнү — дөньядагы иң зур бәхетләрнең берсе ул!