+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 март 2016, 02:00

Серле йолдызлар

Көндез биредә берни дә күзгә ташланмый, ләкин караңгы төшү белән гаҗәеп манзара ачыла!

Төнлә диңгез яры буенда күз явын алырлык гаҗәеп тамаша ачыла: йолдызлы күк йөзе астында — шундый ук йолдызлар диңгезе! Яр буендагы бу серле утларны планктоннар (гади микроорганизмнар) колониясе хасыйл итә. Матдәләр алмашынуы вакытында алардан бүленеп чыккан энергия яктылык тудыра.
Мондый могҗизалы күренешне Җир шарының бер генә урынында — Мальдив архипелагының Ваадху утравы ярларында гына күзәтергә мөмкин.
Читайте нас: