+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 март 2016, 02:00

Ә син кияр идеңме?..

Хатын-кызның аяк киеме нәфислеге, уңайлылыгы белән генә түгел, кабатланмас, үзенчәлекле булуы белән дә аерылып тора. Биек үкчәле туфли кигән ханымнарның нәзакәтле буй-сыны, матур атлап йөрүе күпләрдә соклану тудыра.

Югары модага хезмәт итүче дизайнерлар аяк киеменең ниндиен генә уйлап тапмый! Кайберләре турында: “Моны ничек киеп йөрергә була?” — дип баш ватасың. Алар гаҗәпләнү генә түгел, чиркану, кайберләре хәтта хәвеф тудыра.

Күптән түгел Лондон музейларының берсендә шундый сәер һәм кызыклы аяк киемнәре күргәзмәсе ачылган. Анда бөтен дөньядан тупланган 200 экспонат тәкъдим ителә.

Аларның күбесе киеп йөрергә яраксыз булса да, брендлы кибет киштәләрен бизәп, сатып алучыларны үзенә җәлеп итә.
Читайте нас: