+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 март 2016, 02:00

Йорт-ботинка

Гадәти булмаган һәм үзенчәлекле бу йорт АКШның Пенсильвания штатында урнашкан. Аны 1949 елда, реклама белдерүе буларак, шушы чорда билгеле аяк киемнәре компаниясе хуҗасы, бизнесмен Махлон Хейнц төзетә.

Йорт аяк киемен хәтерләтә: почта тартмасы, тәрәзәләр, хәтта эт оясы да ботинка формасында эшләнгән. Бу “башмак”ның озынлыгы – 12, буе 8 метр тәшкил итә.
Йорт тышкы яктан ботинка формасында булуына карамастан, эче уңайлы һәм иркен. Ишектә кулына ботинка тоткан Хейнцның портреты ясалган. “Үкчә” өлешендә – аш, “тубык”та – ике йокы, “борын”ында – кунак бүлмәләре һәм “куныч”ында туңдырма кибете урнашкан.
Йорт мондый үзенчәлекле формада яңа сатып алучыларны җәлеп итү өчен төзелә. Башта бизнесмен монда үзе яши, аннары кунак йорты итеп арендага бирә.
Хәзер бу йорт туристлар өчен ачык. Монда еш кына экскурсияләр оештырыла. Мөмкинлек булганда һәр теләгән кеше анда урнаша ала.
Читайте нас: