Башкортстан Русиянең юл комплексы челтәре зур булган төбәкләренең берсе санала. Республикада юллар озынлыгы – 48 мең чакрым. Аларда гомум озынлыгы 75703 метр тәшкил иткән 1931 күпер һәм юл кичүе урнашкан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урында тора. Юлларны, күперләрне ремонтлау төбәктә Башкортстан Юл хуҗалыгы идарәсе карамагында. Идарә республикадагы күперләрне төзек хәлдә тоту өчен зур көч сала. Бу хакта саннар да сөйли. 2010-15 елларда Башкортстанда гомум озынлыгы 5614 метр тәшкил иткән 129 күпер төзекләндерелгән. Шулай ук, гомум озынлыгы 3131 метр тәшкил иткән 42 күпер төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Бу максатка Башкортстан бюджетыннан 6 миллиард сумнан артык акча бүленгән.
Бүгенге көндә төзелеш эшләре дәвам итә. Зианчура районында Иделбәк — Баеш автомобиль юлында Касмарт елгасы аша күпер төзелә. Объектны киләсе елда сафка кертү планлаштырыла. Шушы максатка бюджеттан 115,05 миллион сум акча бүленгән. Уфада Галле округы исемендәге урам башында Агыйдел аша күпер төзүгә 1 миллиард 950 миллион сум бүленгән. Быел төзелеш эшләрен тәмамлау күздә тотыла. Былтыр Әлшәй районында Стәрлетамак — Раевка автомобиль юлында Кызыл елгасы аша күпер төзелгән. Гомумән, узган елда барлыгы 127,8 миллион сумга гомум озынлыгы 615,61 метр тәшкил иткән 12 күпер ремонтланган. Акча республика бюджетыннан бүленгән.
Ел башына алынган мәгълүмат буенча, Уфа шәһәре территориясендә 12 автомобиль күпере, 33 юл кичүе һәм 1 җәяүлеләр күпере урнашкан. Галле шәһәре исемендәге урам башында Агыйдел аша чыгу күпере — иң зур корылмаларның берсе. 1971 елда төзелгән күпер шәһәрне Затон бистәсе белән тоташтыра. Аның озынлыгы – 838 метр. Бүген башкала ихтыяҗларын гамәлдәге күперләрнең генә тулысынча канәгатьләндерә алмавы ачык күренә. Иртәле-кичле Агыйдел күперендә “бөкеләр” хасил була. Гамәлдәге күперләрне ремонтлау гына мәсьәләне хәл итә алмый. Яңа күперләр кирәк. Бу юнәлештә эш бара. Төзелеп килүче иң зур корылмаларның берсе – Затон күпере. Аның озынлыгы 836,1 метр булачак. Объектны быел сафка кертү күздә тотыла.
Уфада транспорт хәрәкәте артканнан-арта бара. Нәтиҗәдә, юллар киңәйтелә. Мондый хәл-шартларда җәяүлеләргә юлны кичү авырлаша. Әйтик, өлкән яшьтәгеләр светофорда яшел ут янганда юлны кичеп өлгерә алмаска мөмкин. Шуңа күрә соңгы елларда башкалабызда җәяүлеләр өчен җир өсте һәм җир асты кичүләре төзелә. “Елга” җәмәгать транспорты тукталышында юл кичүе төзелә башлаган.
Уфаның символына әверелгән, 1956 елда төзелгән аркалы күпер дә төзекләндереләчәк. Аңлашыла, эш барышында андагы хәрәкәтне озак вакытка чикләп булмаячак. Чөнки Салават Юлаев проспектында гына түгел, шәһәр эчендә дә хәрәкәт тоткарланачак. Шуны күздә тотып, төзекләндерү ике этаптан торачак. Беренче этапта иске күпер белән яңасы арасында корылма төзеләчәк. Нәтиҗәдә, юл хәрәкәте чикләнмәячәк. Арытаба хәрәкәт яңа төзелгән күпергә күчереләчәк һәм аркалы күпер ремонтланачак. Шәһәрнең Калинин һәм Орджоникидзе районнарында Агыйдел елгасы аша күпер төзү планлаштырыла. Аның озынлыгы 1230 метр булачак.
Күперләр төзү, аларны ремонтлау зур чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә бу юнәлешкә инвестицияләр җәлеп итүгә дә игътибар бүленә. Уфадан М-5 федераль трассасына тоннель аша чыгу юлы төзү турында инвестиция проекты төзелгән. Аңа ярашлы, Караидел елгасы аша күпер төзү күздә тотыла. Корылманың озынлыгы 14 чакрым булачак. Күпердән файдалануны түләүле итү күздә тотыла.
Әйтергә кирәк, күпер төзү бик күп көч, чыгымнар таләп итүче, үтә җаваплы эш. Төзелеш эшләре техник-икътисади нигезләүдән, объектның җәмгыять өчен әһәмиятен, ихтыяҗын ачыклаудан башлана. Арытаба, проект-смета документлары әзерләнә. Проектлау этабы күпернең зурлыгына, урнашачак урынына һәм бюджет мөмкинлегенә бәйле. Бу эш бер елдан өч елга кадәр дәвам итә. Төзелеш барышы да бик күп шартларга бәйле. Әйтик, Агыйдел елгасы аша күпер төзү җиңел түгел. Чөнки корылмаларның бер өлешен елга эчендә урнаштырырга кирәк. Шул ук вакытта, кайбер күперләр кечкенә елгалар аша, яки коры җирдә дә төзелә. Тирә-як мохит һәм бүленгән акчага бәйле күперләр бер-өч ел дәвамында төзелә. Кайберләре өчен дүрт-биш ел да таләп ителә. Мисал өчен Уфаның Галле шәһә-ре исемендәге урам башындагы Агыйдел елгасы аша күперне проектлау ике ел дәвам иткән. Төзелеш барышында суүткәргеч, элемтә линиясе үзгәртелгән. Шулай ук, “Башхлебопродукт” һәм “Елга порты” биналары сатып алынган һәм сүтелгән. Төзелешкә комачаулаган 9 торак йорт та сүтелгән. Күпер төзү өчен 8 мең тонна авырлыктагы металл конструкцияләр, 30,4 мең кубометр тимер-бетон һәм башка төзелеш материаллары таләп ителгән.
Шулкадәр зур көч түгеп төзелгән күперләрне саклау һәм төзек хәлдә тоту – һәркемнең бурычы. Кайбер шартлар үтәлмәсә, күперләр бик тиз сафтан чыга. Рөхсәт ителгәннән авыррак транспорт чарасы йөрү күпернең җимерелүенә китерергә мөмкин. Күперләрнең төзеклегенә планга ярашлы күзәтчелек итү, тиешле төзелеш эшләрен вакытында башкару да мөһим. Автомобиль юлларын һәм алардагы ясалма корылмаларны төзек тоту – муниципаль берәмлекләрнең дә бурычы. Бу максатка ел саен республика бюджетыннан субсидия бүленә.
Кеше галәмне үзләштерде, югары технологияләр уйлап тапты. Шул ук вакытта, күперләрнең тормышыбыздагы әһәмияте бүген дә кимеми, арта гына. Алар аша азык-төлек, сәнәгать продукцияләре төялгән зур йөк машиналары үтә. Без дә көн саен эшкә күперләр аша барабыз. Алар булмаса, урау юллар үтәргә, авырлыклар кичерергә туры килер иде. Уйлап карасаң, безнең тормыш та күперләрдән тора сыман. Бер максатка ирешкәч, икенчесенә, аннары өченчесенә күпер салырга кирәк. Үз алдыбызга куйган максатларыбызга ирешә алуыбызда күперләрнең әһәмияте дә чиксез зур. Теләгебез бер генә — алар һәрвакыт төзек булсын.