+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 апрель 2016, 02:00

Гыйбадәт кылучы маэмай

Португалиядә яшәүче “Прета” кушаматлы эт һәр якшәмбедә күрше шәһәрдә урнашкан чиркәүгә йөри. Анда барып кайту өчен маэмайга 52 чакрым юл үтәргә туры килә.

Эт хуҗасы йортыннан шәһәргә якшәмбе көн иртәнге сәгать биштә кузгала. Сигезенче яртыда ул инде чиркәүнең алтаренда (түрдәге залы) күнегелгән үз урынын били. Гыйбадәт вакытында дин тотучылар утырганда һәм торып басканда маэмай да аларның артыннан шул ук хәрәкәтләрне кабатлый.

Гыйбадәт кылу тәмамлангач, эт кайтырга чыга. Кайчагында аны машина белән алып кайтырга теләүчеләр дә табыла. Әмма эт үзенә таныш кешеләрнең машинасына гына утыра. Үзенчәлекле диндар этне күрергә теләп, якшәмбе көнне чиркәүгә халык гадәттәгедән күбрәк йөри.
Читайте нас: