Гүзәлебез — Өршәкбаш-Карамалыдан
Кыргыз-Миякәдә татар кызларының матурлык конкурсы узды.Урындагы татарлар оешмасы район хакимиятенең мәдәният бүлеге белән берлектә оештырган бу күркәм чара авылларда сайлап алу турларыннан башланды. Финалга Кыргыз-Миякәдән — Алсу Батталова, Элиза Таҗетдинова һәм Алсу Кәримова, Әнәчтән — Илвина Хәйбуллина, Качаганнан — Линария Юнысова, Кызыл-Чишмәдән — Илзидә Әхмәтшина, Өршәктән — Динара Сәхәветдинова, Өршәкбаш-Карамалыдан — Наилә Сәлимҗанова, Яңа Ишледән Илүзә Галимова чыктылар. Алар “Минем хыялым”, “Интеллект”, “Дефиле” һәм “Иҗади бәйге” дип аталган конкурсларда катнашты.