+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 апрель 2016, 02:00

Койрыклы малай

Һиндстанда геннарга бәйле тайпылышы булган үсмерне урындагы халык маймыллар алласы Хануман буларак кабул итә. Әмма ул озакламый әлеге титулыннан колак кагарга мөмкин, чөнки табиблар Аршид Али Хануга операция ясарга һәм 17 сантиметрлы койрыгыннан котылырга тәкъдим итә.

— Бу койрык миңа Аллаһ тарафыннан бирелгән. Миңа ярдәм сорап күп кеше килә. Аларның теләкләре кабул булсын өчен мин догалар укыйм. Һәм хыяллары тормышка аша. Ә койрыгым булу мине әллә ни борчымый, — ди 13 яшьлек малай.

Шулай да әлеге кимчелек Алига яшьтәшләре белән бер үк тормыш рәвеше алып барырга комачаулый: ул коляскада гына хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Табиблар моңа төгәл генә аңлатма бирә алмый. Белгечләрнең кайберләре койрык — умыртка баганасы аерылу нәтиҗәсендә дип уйласа, икенчеләре моны тумыштан булган арка мие бүсере дип саный.

Малайның әти-әнисе табиблар киңәшенә әллә ни игътибар итми, ә Аршид Али үзе әлегә тәгаен бер карарга килмәгән. Шулай да табиблар койрыгын кисеп алган очракта да кешеләр аны барыбер илаһи зат буларак кабул итәр дип ышана.
Читайте нас: