– Монда белорус көнкүреше музее урнашачак, – ди, төзекләндерелгән биналарны күрсәтеп, “Балтика” тарихи-мәдәни үзәге җитәкчесе Ксения Комлева. – Экспонатлар җыю дәвам итә. Милли нәкышлы сөлгеләр, көндәлек кулланыштагы әйберләр җыела. Киләчәктә музейның янә тулы куәтенә эшли башлаячагына өмет бар. Халык битараф түгел. Әйберләрнең даими артып торуы шул хакта сөйли. Экспонатлар, 600гә якын китап сатып алдык. Республика җитәкчелеге, Иглин районы хакимияте, Балтика авылы биләмәсе дә ярдәм итә.
Әйткәндәй, үзәк тырышлыгы белән авылда белорус телен һәм мәдәниятен саклап калуга зур көч салына. Атап әйткәндә, башлангыч сыйныфларда балалар белорус телен өйрәнә. Шулай ук, белорус халык авыз иҗаты белән дә танышырга мөмкинлек бар. Иван Купала, Масленица һәм башка милли бәйрәмнәрдән беркем дә читтә калмый. Ә инде авылның “Сябры” фольклор коллективы республикага киң билгеле. Туган җирләреннән еракта яшәүче белоруслар киләчәктә дә Башкортстан куенына сыенган милләтләр гөлләмәсенең чагу бер чәчәге булып калсын.