— Әни, минем чыннан да ишекле үз бүлмәм буламы? — дип, ышанмыйча, кат-кат сорый Алина.
— Әйе, кызым, Ализа белән икегезгә зур, матур бүлмә булыр, Аллаһ боерса, Алмаз белән Риназның, Данил белән Даниэльның да үз бүлмәләре булыр, — дип кызының башыннан сыйпый Айгөл.
Дөресен әйткәндә, бу бәхеткә алар әле үзләре дә ышанып бетми. Күптән түгел Эткенә авылында яшәүче Айгөл һәм Ринат Шакировларга “Торак” федераль максатлы программасы буенча 1 миллион 300 мең сумлык торак сертификаты тапшырылган. Бүгенге көндә гаилә күңелле мә-шәкатьләр белән яши: Уфа шәһәрендәге төзелеш компаниясе белән килешү төзеп, ике катлы йорт салдыруга тотындылар.
— Бик игътибарлы, җаваплы фирма булып чыкты. Кыш үтүгә, йорт салынасы урынны кардан чистартып, мәйданны әзерләп киттеләр. Моңарчы төзегән эшләре белән таныштык, безгә ошады, шуңа да аларга эшне ышанып тапшырабыз. Барлык эшләрне башкарып чыгу 1 миллион 600 мең сумга төшәчәк. Безгә җылы, зур, матур, якты, уңайлы йорт төзерләр дип ышанабыз. Ниһаять, балаларның хыялы тормышка ашачак, чөнки малайлар үз бүлмәләре, кызлар үзләренеке турында хыяллана, — ди Айгөл.
Шакировлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Иң зурысы Алмазга — 13 яшь, Риназга — 11, Алинага — 9, Ализага — 6, Данилга — 2 яшь, Даниэль — яшь ярымлык. Мин барганда төпчек малай уенчык машинаның арбасында изрәп йоклый иде.
— Ничек оста җайлагансыз машинаны бишеккә! — дип соклануыма:
— Әтиләре уенчыклар алырга ярата инде ул! Шушы зур машинаны күтәреп кайткан. Даниэльны йоклатырга җайлы булды әле. Беркөнне балалар шунда салып йөртә торгач, йоклап киткән бу. Мин дә хәзер шуңа өйрәнеп алдым. Арбасы зур — рәхәтләнеп йоклый, — дип җаваплый Айгөл.
Ишле гаиләдә бала-чага эшкә өйрәнеп үсә, менә Данил да, үзенә ике яшь кенә булса да, абый булган, энесен йоклатырга яраган.
— Бакча, кош-корт, мал карарга да булышалар күз тимәсен, инде малайлар кул арасына керделәр, — ди Айгөл.
Айгөл — Балтач кызы. Бөре педагогия институтында укыган чагында иптәш кызына ияреп Эткенәгә кунакка кайткан. Шунда очраткан Ринат аны. Очраткан, ошаткан һәм килен итеп алып та кайткан.
— Без гаиләдә ике генә бала идек. Әти-әнием безне бик яратып, кадерләп үстерде. Мине якынгарак тормышка чыгар дип уйлагандыр, Яңавылга кияүгә киткәч, түзмәде, йорт-җирен сатып, үзләре дә Эткенәдән йорт алдылар. Балаларны карашырга, хуҗалыкны алып барырга ярдәмнәре әйтеп беткесез зур. Бик бәхетлебез, ике яклап та әти-әниебез исән, балалар дәү әти, дәү әни дип үлә язып торалар, — ди хуҗабикә.
Шакировларның әле яшәп яткан өйләре дә начар түгел. Әмма сигез кеше өчен бәләкәйрәк. Өй эче тулы гөлләр.
Балаларның һәрберсенең үз кызыксынуы. Алмаз сәнгатькә гашыйк, шәһәр белән авыл арасы биш чакрым булса да, озак еллар Яңавылга бию түгәрәгенә йөргән. Риназ пешеренергә ярата икән.
— Кыяр тозласам да, нәрсә эшләсәм дә янымда. Ул пешекче булыр инде, шундый оста һәм тәмле итеп әзерли, Риназ өйдә булса, балалар һәрвакыт тук, — ди әни кеше. Шулай ук Алинаны мактап туялмый ул. Бу баланың белмәгәне юк, энеләрен, сеңелләрен кайбер олы кешедән яхшырак карый. — Беркөнне бәләкәч чирләп китеп, ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан идек. Алинабыз, ябышкан кебек, табиблар яныннан китмәде, эш сумкаларын җентекләп энәсеннән-җебенә кадәр күзәтте, тикшерде, сораштырды. Хәзер инде башка бер һөнәр дә кызыксындырмый, — ди ул.
Менә шулай дус һәм тату яшәп ята Шакировлар. Ринат “Таргин Логистика” җәмгыятендә шофер. Айгөл авыл клубында методист булып эшләп, декрет ялына чыккан. Акча җитми дип зарланмыйлар, бакчабыз бар, малларыбыз бар, балалар зарарсыз ризык ашап үсә, дип шатланалар. Кайбер күпбалалы аналарга хас булган кебек, Айгөл тормыш авырлыгы баскан, талчыккан, арыган кешегә охшамаган. Сабый бала белән төннәрен йокламаган чаклары да күп буладыр, әмма ул шат күңелле, ачык, көләч.
— Балалар — шатлык бит ул. Шулар белән вакыт үтеп тә китә. Сез миңа аптырыйсыз, ә Ринатны күрсәгез таң калыр идегез. (Ул әле эштә). Балаларны шулкадәр ярата, әтиләре кайтып керсә, 13 яшьлеге дә, ике яшьлеге дә берьюлы җилкәсенә атлана. Мәш килә ул балалар белән! Бу ике бәләкәч аның алдыннан да төшмиләр. Ул әле тагы бер-икене алып кайтырга риза булыр иде, — ди Айгөл.
Шакировлар районда үткән “Яшь гаилә” бәйгесендә гран-при, республикада — “Гаилә традицияләрен саклаган өчен” номинациясендә җиңүче булганнар. Сәләтле гаиләне Ринат эшләгән оешма да үзләренең чараларында катнашырга еш чакыра икән, район шәҗәрә бәйрәмендә дә беренче урын яулап кайткан алар.
Менә шушындый зур, сәләтле гаилә озакламый ике катлы яңа йортка күченәчәк. Хөкүмәтнең ярдәменә алар бик рәхмәтле.