Дөрес, бу кичә килеп туган мәсьәлә түгел. Бездә менә дигән милли исемнәр китаплары бар. Әмма кайсыбыз гына сабыена исем сайлаганда шул китапларны табып, баласына беренче зур бүләк булырдай исем эзләп утыра икән? Гадәттә, тел очында торган таныш исемне кушып куябыз. Соңгы елларда безнең халыкта милли билгеләнештән ерак торучы Мальвина, Милена, Сабина кебек исемнәргә өстенлек бирү күзәтелә. Гафу итегез, әмма без күпвакыт йортыбызны саклаучы эткә дә үзенчәлеклерәк кушамат табарга тырышабыз. Бер таныш хатын сөйләп торды. Кызы Регина БДУда укый икән. Ул укыган төркемдәге сигез кызның бишесе “Регина” исемле булып чыккан! Бу очракта кызларның исеме кушаматка тартым булып чыга түгелме соң? Ә бит безнең халыкта искиткеч матур, гаҗәеп эчтәлекле исемнәр җитәрлек. Җанга ятыш мөселман исемнәренә ия булган ике генә танышым турында язып үтәм. Миңа калса, матур исемнәр аларның тормышларын да ямьлерәк, күркәмрәк, эчтәлеклерәк, уңышлырак итә кебек.
Сәрбиназ Рөстәм кызы Кыргыз-Миякәдәге “Евросеть” салонында сатучы-консультант булып эшли. Башта игътибарымны бу бик мөлаем кызның исеме җәлеп итте. Быел 30 яшен тутырачак Сәрбиназга мондый моңлы һәм матур исемне картәтисе теләге буенча кушканнар икән.
— Исемемне бик яратам. Гомумән, безнең нәселебездә барысы да матур милли исемлеләр. Әйтик, Тукмак-Чишмә авылыннан булган картинәбез Зәйнәп исемле иде. Кызларга исем сайлаганда, минемчә, аеруча җитди булырга, дөньядагы иң матур исемнәрнең берсен бирергә тырышырга кирәк. Аның исеменнән үк гүзәллек, нур бөркелеп торсын, — ди үзе нәкъ шундый исемле Сәрбиназ.
Фазылҗан Фоат улы тумышы белән Әлшәй районының Бүдәнъяр авылыннан. Язмышын күрше Миякә районы белән бәйләвенә дә күп вакыт үткән. Ул — иң булдыклы малтабарларның берсе: диңгез ризыкларын эшкәртү һәм күмәртәләп-ваклап сату белән мәшгуль. “Океан” дигән зур җитештерү-сәүдә үзәген җитәкли. Фазылҗан районның җәмәгать тормышында да актив катнаша, Миякә татарлары конгрессының башкарма комитеты әгъзасы. Яңарак Казанда узган татар малтабарлары съездында катнашты. Бик изге җанлы, ачык йөзле һәм кечелекле егет ул. Бәлки, монда аның исеме дә үз ролен уйный торгандыр. Һәрхәлдә, Фазылҗан исемен йөртүче ир-егетләрнең начар ниятлеләрен, булдыксызларын күргәнем юк. Кызганычка каршы, шундый матур милли исем йөртүче егетләребез генә соңгы елларда бик сирәк очрый.