+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 Май 2016, 02:00

Бүре — куркыныч ерткыч

Радио-телевидениедә, матбугатта бүреләр турында соңгы вакытта еш сөйлиләр һәм язалар. Аларны атып алган очракта да бернинди бүләкләү дә каралмаган, дигән сүзләр дә ишетелгәли.

Бүре — бик куркыныч ерткыч ул. Сугыш елларында аларга бәйле булган берничә хәл-вакыйга турында сөйләп үтмәкчемен.

Кышкы төннәр озын һәм салкын. Авылларда электрның нәрсә икәнен дә белүче юк. Кечкенә өйләрдә керосин лампалары гына җемелди. Авыл халкы кичтән үк ятып йокларга тырыша, ә ерткычлар моңардан бик оста файдалана.

Урамның иң очында Гата бабайлар яши иде. Бер караңгы төндә бүреләр аның абзарының түбәсеннән төшеп, биш сарыгын бугазлап, каннарын эчеп, гәүдәләрен бер урынга өеп киткәннәр. Бу күренешне без дә барып карадык. Ерткычлар сарыкларны соңрак килеп ашарга уйлагандыр, күрәсең.

Тагын бер гыйбрәтле вакыйга. Хаҗигали бабай эте шыңшыган тавышка уянып чыкса, абзар капкасына бер зур этнең кысылганын күрә. Озак уйлап тормый, күсәк ала да тегене кыйнап үтерә. Эт дигәне бүре булып чыга. Иртән, кызык итеп, бүренең гәүдәсен капка төбендәге сырынты өстенә бастырып куя. Безгә, бала-чагага, кызык: бүрене тотып та карыйбыз, өстенә дә менеп атланабыз. Ә берничә көннән... Хаҗигали бабайның этен авыл читендә бүреләр үтереп ашап китте. Башы белән тәпиләре генә калган. Үтерелгән иптәшләре өчен бабайдан үч алганнар, диде халык. Чыннан да шулай булгандыр ул.

Сугыш чорында мин, 12-13 яшьлек малай, колхоз сарыклары көтә идем. Бервакыт көтү белән китеп барганда артыма әйләнеп карасам, ике баш мал җирдә ятып калды. Ни булды икән, дип, якынрак бардым. Бүре бер сарыкны егып салган да ашарга маташа. Ерткыч чак үземә ташланмады. Ярый әле шулвакыт ат менгән бер абзый килеп чыкты. Бүре качты, сарыкны фермага илтеп тапшырдык. “Бүре өнне ала” дигәннәре дөрестер, каушагач, кычкырып та, елап та булмый икән.

Авыл җирләрендә көтүче булып әле дә малай-шалай чыга. Аларны игътибарлырак, сизгеррәк булырга өйрәтергә кирәк. Маллары белән урман тирәсендә, биек үлән арасында сак булсыннар, төрле тавышларга колак салсыннар иде.

Былтыр безнең тирәдә дә бозауларны, колыннарны бүре яралау очраклары булгалады.

Шамил Фаткуллин.
Бәгәнәш авылы
Читайте нас: