+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2016, 02:00

Һәр көне кояшлы

Чөнки аны талантлы якташым, хезмәттәшебез Айгөл Юлъякшина күңелендә йөртә.Борын-борын заманда бер гади генә кеше яшәгән, ди. Аеруча сәләтләре белән дан тотмаган, казанышлары да күп булмаган. Тик менә дөньяда иң бәхетле кеше булган ул. Аның чиксез бәхете кемнәрнедер сокландырган, гаҗәпләндергән, ә күпләрне уйга калдырган, аптыраткан. Бу кешедән бәхетле булуының сәбәбен сораганнар, тик ул берни дә әйтә алмаган. Җавап көтеп ала алмаганнар аны куркытып та караган. Теге кеше, бары тик бәхетле елмаеп, белмим, үзем дә аптырыйм, дип әйтүдән уза алмаган.

Читайте нас: