+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июнь 2016, 02:00

Могҗизалар кыры

Сокландыргыч һәм үзенчәлекле бу табигать почмагы Яңа Зеландиянең истәлекле урыннарының берсе санала.

Берничә миллион ел элек ул яшел үзән түгел, ә кит һәм башка су хайваннары яшәгән диңгез булган. Нәкъ аларның сөякләреннән диңгез төбендә тирән известьташ катламы барлыкка килгән.

Диңгез кибә һәм берникадәр вакыттан соң анда искиткеч сыннар барлыкка килгән. Аларның озынлыгы – 20, биеклеге 8 метрга җитә. Иң зур кыя филгә охшаган булу сәбәпле, әлеге урын “Фил тавы” дип йөртелә башлый.

Бу үзән – бигрәк тә кино төшерүчеләр һәм альпинистларның яраткан урыны. Монда 2005 елда “Нарния хроникасы: арыслан, сихерче һәм тылсымлы шкаф” фантастик фильмы төшерелә.
Читайте нас: