+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июль 2016, 02:00

“Өфө” атамасы нинди сер саклый?

Кешеләр Урал таулары итәгендә таш гасырның палеолит чорында ук (безнең эрага кадәр 40-11 мең еллар элек) яшәгән, ди галимнәр. Бөрҗән районында урнашкан Шүлгәнташ мәгарәсендәге рәсемнәр, шулай ук, Уфа, Октябрьский шәһәрләре янында, Татарстанда, Курган өлкәсендә, Пермь краенда, Коми Республикасында үткәрелгән археологик тикшеренү нәтиҗәләре дә шуны исбатлый.

Башкорт халкының теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсешенә төрки кабиләләр, шулай ук, Иранда яшәүче фарсылар-сарматларның зур йогынты ясавы билгеле. Һуннарның һәм башка кабиләләрнең гаскәр башлыклары төрле чорда безнең якларда үз исемнәрен яисә җир атамаларын калдырган булуы ихтимал. Мәсәлән, тарих һәм туган якны өйрәнүче Усман Кинҗәкәев, Иранның көнчыгышында урнашкан Копет-даг тавы итәгендә Bodjhurd (ягъни баджхурд-башкорт) провинциясе барлыгын ачыклаган. Бу турыда ул “Царь Аравии Кинза, турки и башкиры” дигән китабында бәян итә. Автор “Бүздәк” атамасының да Төркиянең Анталия шәһәрендәге Buzdag (Боз тавы) сүзеннән килеп чыгу ихтималын белдерә. Аның фикеренчә, Иске Бүздәк авылына нигез салучылар Казан ханлыгын яклауда катнашкан этник төрек Бүздәк-ханның ата-бабалары булган.

Тарихчы, туган якны өйрәнүче Тамара Нефедова 2001 елның 20 июнендә “Киске Өфө” гәзитендә басылган мәкаләсендә Уфаның башкортча язылышындагы (Өфө) шөрепләргә охшаш өч түгәрәк белән Дөнья байрагындагы (ул Рерих пакты, ягъни сәнгать, фәнни һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турындагы халыкара килешү буларак билгеле) үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне аңлатучы шундый ук тамга арасында бәйләнеш булу мөмкинлеген белдерә. Димәк, башкала атамасында Уралда яшәгән борынгы цивилизацияләр сере яшеренгән?

Уфага кем, кайчан мондый атама биргән, дигән сорауга җавапны Библиядән табарга мөмкин, ди Усман Кинҗәкәев. Чынлап та, Иске Тәуратта Уфай, Уфаз, Уфалей кебек сүзләр еш кабатлана. Зур совет энциклопедиясе мәгълүматлары буенча да Урал тавы буйлап урнашкан елга-күлләр, тау һәм торак пункт атамалары Библиядә телгә алынган Уфай һәм Уфаз исемнәреннән, яки җир атамаларыннан алынган. (Мисалга, Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалей шәһәре яныннан шундый елга ага). Димәк, “Уфа” сүзенең Библиядә телгә алынуы уйдырма түгел.

Башкалабызның башкортча атамасы нинди сер саклый? Аның урысчасы Библиядән үк киләме? Биредә, чынлап та, уйланырга җирлек бар.
Читайте нас: