+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2016, 02:00

Очучы автомобиль

Американың “Terrafugia” компаниясе 2018 елда дөньяда беренче “Т-FX” маркалы очкыч-автомобиль җитештерә башларга ниятли.

Проект җитәкчеләре аның күптән түгел Массачусетс шәһәренең технология институтында аэродинамик торба эчендә сынау үтә башлавы турында белдерде. Автомобиль двигательләренең куәте 300 ат көченә тиң һәм ул сәгатенә 322 чакрым тизлектә очарга сәләтле.

Водительгә, кабинага утырып, барасы урынны компьютерда билгеләргә генә кала.

Очучы автомобиль 2025 елда сатуга чыгарылачак, дип фаразлый белгечләр.
Читайте нас: