+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2016, 02:00

Барысына да авырлык гаепле

Сумо көрәше белән шөгыльләнүче 203 килограмм авырлыктагы хатын-кыз машина йөртергә өйрәнү өчен 30 ел гомерен һәм 15 мең доллар акчасын сарыф иткән.

Лондонда яшәүче Шарран Александер машиналарга сыймый икән, шул сәбәпле 10 хезмәткәр аңа дәресләр бирүдән баш тарткан. Машина йөртүгә таныклык алу өчен ул 15 мең доллар акчасын туздырган һәм имтихан тапшыру өчен биш тапкыр 100әр доллар акча түләгән, ләкин барысы да файдасыз булган.

Салонда кысык булганга, ул үзен тынычсыз тота һәм бу машина йөртүгә комачаулый икән.

— Машинага утыргач фикерләрем чуала. Минем буем – 1 метр 82 сантиметр. Ә йөртергә өйрәтә торган машиналар минем өчен кечкенә, — ди Шарран.

Сумо көрәшчесе сыя торган иң кечкенә машина “Форд Фокус”. Әмма руль артына утыргач, бик борчылуы сәбәпле имтиханны тапшыра алмый икән. Хәзер Шарран Лондонның икенче очында яшәүче әти-әнисе янына 160 доллар түләп, таксида барырга мәҗбүр.
Читайте нас: