+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2016, 02:00

Күпфункцияле зонтик

Бөекбританиянең “Vodafonе” компаниясе Лондонның университет колледжы белән берлектә гадәти булмаган “Booster Brolly” дигән мобиль зонтик уйлап чыгарган.

Ул, гади зонт булудан тыш, кесә телефоны аккумуляторын кору җайланмасы һәм спутник антеннасы булып та хезмәт итә. Зонтның тышкы өслегендә кремнийдан эшләнгән сыгылмалы 12 кояш батареясы урнашкан. Алар тудырган электр тогы смартфонның зарядкасын 3 сәгатькә озайтырга сәләтле, ул 3G-сигнал кабул итүне көчәйтү өчен дә кулланыла.

Мондый кулчатыр җәен сәяхәт итәргә яратучылар, балыкчылар өчен дә уңайлы, чөнки алар телефон аккумуляторы утырыр яисә сигнал булмас дип борчылмаячак.
Читайте нас: