Мәргәннәр бәйгесендә
Гафури районында республика тарихында беренче тапкыр укчылар фестивале узды.15-16 июльдә Гафури районының Имәндәш авылыннан ерак түгел гаҗәеп матур табигать кочагында “Мәргән укчы” республика фестивале узды. 20ләп команда — Омск, Сибай, Уфа, Учалы шәһәрләреннән, Әбҗәлил, Бөрҗән, Кырмыскалы, Чишмә, Уфа, Гафури, Учалы районнарыннан, Литва, Польша, Кытайдан барлыгы 31 кеше җәядән атуда көч сынашты.