Археологлар аны 1925 елда фиргавен төрбәсендә казыну эшләре алып барганда таба. Рентген-флюоресцент тикшерү үткәргәннән соң, салкын ысул белән чүкеп ясалган хәнҗәр йөзлегендә, метеоритлар составындагы кебек үк, бик күп микъдарда никель һәм кобальт булуы ачыкланган.
Эзләнүләр барышында галимнәр борынгы Мисыр төрбәләрендә метеориттан эшләнгән төрле бизәнү әйберләренә дә тап булган.