+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2016, 02:00

Күзлек-тәрҗемәче

Япониянең танылган “NES” корпорациясе күзлек рәвешендә уникаль җайланма уйлап тапкан.

“Күзлек” телдән әйтелгән сөйләмне текст рәвешенә китереп, аның теге яки бу телдәге тәрҗемәсен турыдан-туры күзнең челтәр катлавына проекцияли. Ул халыкара конференцияләрдә, килешүләр вакытында нәтиҗәле кулланылырга мөмкин, дип белдерә бу үзенчәлекле җайланманы уйлап табучылар.

Тәрҗемәче-күзлеккә микрофон һәм мини-компьютер урнаштырылган. Җайланманы сәгатьләр буе кулланырга була, аңа карап, күз талмый, дип ышандыра белгечләр. Проектор кабул иткән сигнал турыдан-туры күзнең челтәр катлавына, ә аннан күрү нервлары аша баш миенә юллана. Димәк, әңгәмәчеләр, тәрҗемәләрне укымый гына, күзгә-күз карашып аралаша ала.

Яңа прибор күптән түгел сатуга чыгарыла башлаган.
Читайте нас: