Күптән түгел андыйларга “Rocketbook Wave” дип исемләнгән “акыллы” блокнот тәкъдим ителде. Аның язылган битләрен яңадан чистартып була. Мондый блокнотка язу өчен “Pilot Frixion” дип исемләнгән махсус каралы ручка тәкъдим ителә. Әлеге каләмнең карасы җылылык тәэсирендә кәгазь битеннән юкка чыгарга сәләтле. Мисал өчен, блокнотны микродулкынлы мичкә берничә минутка куясың да, аннан өр-яңа блокнот тартып чыгарасың.
Әлеге блокнотка язылган мәгълүматны, махсус мобиль кушымта кулланып, смартфонга күчерергә мөмкин. Сканерланган язуны электрон блокнот битенә күчерергә дә, электрон почта аша башкаларга җибәрергә дә була.
Блокнот һәм ручка августта сатуга чыгарыла башлаячак, дип белдерә аны уйлап табучылар.