+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 август 2016, 02:00

Асылыңны сакла, ата-баба васыятьләрен акла!

Республикада яшәүче милләттәшләребезнең ихтыяҗлары — Бөтендөнья татар конгрессының игътибар үзәгендә.

Лев Толстойның “Хаҗи Морат” әсәрендә тасвирланганча, шайтан таягы (татарник) җир шарының һәр тарафында үскән кебек, татар да дөньяның һәр кыйтгасында яши. Әлеге үсемлекнең табигатьтә сирәк очрый торган алсу-шәмәхә төсе күпләрне ымсындырса да, аның чәнечкеләре сакта тора. Халкыбыз да үз төсен, бәсен, рухын саклауда уяу. Бу җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессы бик зур эшләр башкара.

1992 елның июнендә татар халкының беренче җыены узды. Анда Татарстан, Русия, ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар катнашты. Әлеге форумда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителде.

Бу оешма эшчәнлегенең төп максатлары — татар халкын берләштерү; татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисади һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү; мәдәниятне, телне, традицияләрне саклау һәм үстерү.

Моннан 8 ел элек Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырылды, аңа билгеле жәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик ЛУКМАНОВ җитәкчелек итә. Бүген без әлеге оешманың эшчәнлеге турында аның үзеннән белергә булдык.



— Миллионнан артык татар яшәгән төбәк буларак, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанга игътибары зур, — ди Алик Харис улы. — Оешма шушы елга 138 пункт­тан торган эш планы кабул итте. Без дә бу чараларның күбесендә катнашабыз.

Чаралар гыйнварда мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты олимпиадасыннан башлана. Республиканың төрле төбәкләреннән җыелган, туган телен, әдәбиятын яхшы белгән, мәдәният, тарих мәсьәлә­ләренә битараф булмаган яшьләр һәм үсмерләрнең белемен абруйлы остазлар тикшерә. Алар өчен татар әдипләре, билгеле шәхесләр белән очрашулар оештырыла, укучыларны Уфа “Нур” татар дәүләт театры кабул итә. Бу чарада катнашучы һәркем рухи яктан баеп кала, без аларга бүләккә милли басмалар әзерлибез.

Мартта исә башкалага аларның остазлары – татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыела. Башкортстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә без “Ел укытучысы”н билгелибез.

Хәзерге җәмгыятьтә туган тел һәм әдәбият укытучысы – ул белгеч кенә түгел, ә мәктәпнең җаны, гореф-гадәтләр, милли үзаң сагында торучы да. Авыллардагы рухи сафлыкны саклауда еш кына алар иңнәренә төшә. Башкалага җыелучы республика татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшчәнлеге белән бәйле проблемалар турында ачык сөйләшүләр, семинар, конференцияләр үткәреп, без ана телен укыту дәрәҗәсен күтәрүгә, аның бәһасын арттыруга зур игътибар бирәбез.

Язның беренче аенда Казанда Бө­тенрусия татар авыл эшкуарлары форумы уза. Анда иң зур делегация – Башкортстаннан. Моңа кадәр ул эре бизнесменнар белән берлектә үтсә, хәзер ике юнәлешкә бүленде, соңгы чорда авыл эшкуарлары аерым җыела. Һәм бу үзен аклый. Җирдә хезмәт салган, борыннан килгән кәсепләрне торгызып, ата-баба мирасына тугры калган уңганнарның үзләренә генә билгеле мәсьәләләре бар. Әлеге форумда алар бер-берсе белән таныша, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра. Әйтик, Чувашстан эшкуарлары бездән атлар, чәчү орлыклары ала, безнекеләр алар бәрәңгесенең күп сортларын үз итте.

Әлеге эшнең дәвамы буларак, Конгресс каршында Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе барлыкка килде. Быел аның яңа рәисе итеп Туймазы районының Төмәнәк авылыннан Фәнир Галимов сайланды, ассоциация составында Башкортстаннан тагын өч эшкуар бар. Тиздән бу оешманың рәсми сайты эшли башлаячак. Теләгән һәркем “Татар авылы.РФ” адресы буенча Интернетка кереп, үз авылы турында белешмә калдыра, башка татар авыллары белән бәйләнеш булдыра алачак.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы да эшләп килә. Казанда быел дүртенче тапкыр аның зур форумы узды.

Сер түгел, соңгы чорда ирләр җәмгыятьтәге пози­ция­ләрен югалта бара. Дөньяны хатын-кызлар алып баруы – реаль факт. Әлеге шартларда гүзәл затларга җиңнәрен сызганырга туры килә. Бу җаваплы миссияне ничек башкарып чыгарга, шул ук вакытта нәфис зат та булып калырга? Шушы һәм башка мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүдә Башкортстаннан да гүзәл затлар катнаша.

Әйе, менә шундый сөйләшүләр вакытында акыллы фикерләр яңгырый, милләт язмышын хәл итүдә кирәкле гамәлләр күзаллана. Кайчакта конгресс эшчән­легендә реаль эшләр тагын да күбрәк булсын иде дигән фикерне ишетергә туры килә. Әйтик, “адым саен сабантуй оештырасыз”, дип тәнкыйтьләүчеләр дә табыла.

Әлбәттә, Башкортстанда, Татарстанда яшәүчеләр өчен сабантуйлар гадәти бер вакыйга буларак кабул ителә, алар ел да үткәрелә. Ә менә Владивосток, Красноярск, Томск кебек шәһәрләрдә ул бөтенләй башкача яңгыраш ала. Чит җирләрдә сабантуй ул безнең халыкның менталитетын, көчен, рухын башка халыкларга таныта. Әйтик, Камчаткада ул унберенче тапкыр уза. Аны оештыручылар сөйләвенчә, беренче елларда сабантуй узган мәйданда буш шешә өемнәре торып калган, ә хәзер алар юк, чөнки анда килүче милләттәшләр авызларын тыя башлаган, башка халык вәкилләре дә, аларны хөрмәт итеп, мәйданга шешә ташымый. Кыскасы, сабантуй – татарны дөньяга таныту чарасы ул. Шуңа да ел саен оештырылган федераль сабантуйларны милләттәшләр көтеп ала, аны илнең әле бер, әле икенче төбәге ихлас каршылый.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм Башкортстан татарлары конгрессы да сабантуйлар оештыруга зур игътибар бирә. Борын-борыннан бу бәйрәм халыктан җыелган бүләкләр белән узган. Без дә анда эшкуарлар ярдәменә таянабыз. Максатыбыз – аларны халыкка якынайту, аның мәнфәгатьләре хакына изге гамәлләр башкару. Быел шундый күркәм чараларның берсе Иглин районының “Хәсән Идиятуллин” фермер хуҗалыгында оештырылды.

Хуҗалык җитәкчесе Хәсән Сәгыйтьҗан улы бәйрәм чыгымнарының күбесен үз өстенә алды, моңа өстәп Башкортстан татарлары конгрессы башка район эшкуарларының да ярдәмен оештыра алды. Әлеге чарада Башкортстан эшкуарлары үзләренең бердәмлеген, олы эшләр башкарырга сәләтлелеген күрсәтте. Сабантуйда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­новның бүләге — “Лада-гранта” һәм Башкортстан татарлары конгрессының “УАЗ” машинасы да уйнатылды. “Башкортстан татарлары конгрессы сабантуе” исемен йөрткән бу бәйрәм ел да үткәреләчәк һәм андагы ярышларны, халык уеннарын оештыруны аерым район эшкуарлары үз өстенә алачак.

Гомумән, авыл эшкуарларын бергә туплап, Бөтендөнья татар конгрессы биргән мөмкинлекләрне файдаланып, аларга башка төбәкләрдә яшәүче хезмәттәшләре белән аралашуны оештыруны без уңай тәҗрибә буларак бәялибез. Авылда яшәүче эшкуарларның күбесе артык миллион сумнар белән эш майтармаса да, туган халкына хезмәт итүдән баш тартмый. Шулай, Чишмә районының Тәпәреш авылында Дамир Идиятуллин авыл сабантуе оештырды, аның үрнәген Ильяс Гаймалов, Рәфыйк Җиһангиров хуплады. Чакмагыш районының Аблай авылында — Айдар Габ­дуллин белән Наил Хәбиров, Стәр­лебаш районының Түбән Ибрай авылында — Илнур Сабирҗанов, Туймазы районының Төмәнәк авылында — Фәнир Галимов, Кушнаренко районының Калтай авылында Дамир Гыйльманов һәм башкалар авылдашларына зур бәйрәм оештырды.

Әйе, халык, ил язмышының нигезе – авылларда. Соңгы елларда кендек каны тамган шушы изге җир тарихы белән кызыксынучылар артты. Кайберәүләр саллы гына китаплар чыгара. Әмма бу юнәлеш­тәге эшчәнлекне бер тирәгә туплау, туган якны өйрәнүчеләргә практик киңәшләр, осталык дәресләре бирүне оештырасы бар иде. Безнең тәкъдим белән бу максат та тормышка ашырыла башлады – Казанда инде икенче тапкыр татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр форумы оештырыла, ул халыкка дөрес тарихны кайтарып бирергә өйрәтә.

Милләтне саклау, аны үстерү юлында бер генә вак гамәл дә юк – барысы да мөһим. Без үзебездә генә узган Сәгать, Чәчәк бәйрәмнәрен саклап калырга бурычлы. Яшьләребезгә киләчәктә милләт булып яшәү юлларын күрсәтергә дә тиешбез. Бу хакта тиздән Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында зур сөйләшү булачак. Моннан тыш, без вузара очрашулар, фестивальләр оештырып торабыз, Татарстан югары уку йортларына бюджет урыннарына абитуриентлар юллыйбыз.

Республикада ике елга бер “Туган тел” татар җырын башкаручылар бәйгесе уза. Аны без менә инде 12нче тапкыр ике республиканың да мәдәният министрлыклары белән берлектә оештырабыз. Әлеге бәйге безгә бүген киң билгеле Илнур Газизов, Денис Арсланов, Гөлназ Мөхәм­мәдиева, Филүс Каһиров, Илһам Вәлиев, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Айрат Халиков һәм башка исемнәрне ачты. Без конкурста җиңүчеләрне югары уку йортларына тәкъдим итәбез, иҗади үсеш юлын күз уңыннан ычкындырмыйбыз. Әлеге вакытта безнең тәкъдим белән Казанда Чишмә районыннан — Алия Карачурина, Иглиннән Артур Шөгаепов белем ала.

Соңгы елларда мәдәният һәм башка өлкәләрдә фидакарь хезмәт салган шәхесләргә мактаулы исемнәр юллауны да үзебезнең бурыч итеп саныйбыз, күпләр рәхмәт хатлары, конгрессның медальләре белән бүләкләнде. Соңгы елларда гына Чакмагыш, Балтач һәм Караидел районнары китапханәләренең һәрберсенә 500әр мең сумга китаплар кайтарылды.

Бөтендөнья татар конгрессы халык рухын саклап калуда, милли гореф-гадәтләрне үстерүдә дин кануннарына таяна. Чыннан да, тәрбия мәсьәләсендә имамнарның сүзе иң үтемлесе, чөнки алар Аллаһ исеменнән сөйли. Соңгы елларда алар арасында укымышлы, зыялы шәхесләр арта. Менә инде җиденче тапкыр алар Казанда “Милли тормыш һәм дин” форумына җыела, биредә иң күпсанлы делегация Башкортстаннан була.

Казанда быел бөек Тукаебызның тууына 130 ел тулуга багышлап үткәрелгән Башкортстан татар шигърияте көннәре зур кызыксыну уятты. Анда безнең республикадан 9 шагыйрь катнашты, аларга җырларын башкаручы сәнгать әһелләре дә кушылды. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессында, Татарстан Язучылар берлегендә, радио, телевидениедә, гәзит-журнал редакцияләрендә кабул иттеләр, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә зур тамаша оештырылды.

Гомумән, Башкортстан татарларының рухи ихтыяҗы Бөтендөнья татар конгрессының төп игътибар үзәгендә тора. Быел аның чираттагы бюро утырышы да Уфада узачак дип көтелә.
Читайте нас: