+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 август 2016, 02:00

Иске Кыргыз табылдыклары нәрсә сөйли?

Аларга бәйле галимнәр алдында зур эш тора.Халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше, шөгыльләре, тормыш-көнкүреше, гомумән, тарих серләре тынгысыз археологларның күп еллар дәвамындагы эзләнүләре, табышлары аша ачыла. Кешелек тарихы ике миллион елдан артыграк вакытны эченә ала. Аның иң озын дәвере – борынгы җәмгыять чоры. Бу вакытта кешеләрнең матди һәм рухи мәдәнияте бик түбән була әле.

Борынгы җәмгыять дәверен өч чорга — таш, бронза һәм тимер гасырга — бүлеп йөртәләр. Бик борынгы заманнарда, ягъни безнең эрага кадәр I гасырда, Урта Идел җирендә, Идел-Кама буенда Ананьино һәм Пьянобор мәдәнияте кабиләләре яшәгән. Илеш районының Иске Кыргыз авылы янындагы тау башында табылган каберлекләр шул турыда сөйли.

Билгеле булуынча, әлеге тау башында күптән түгел генә колхозның машина-трактор паркы урнашкан була. 1970 елда юл салганда аны бульдозер белән чокыйлар һәм кеше сөякләренә тап булалар. Әлеге территориядә шул ук елда беренче казыну эшләрен Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты археологы, тарих фәннәре докторы А. Х. Пшеничнюк башлап җибәрә һәм ике каберлек таба, 1972 елда шул ук институт археологы С. М. Васюткин җитәкчелегендәге археологик экспедиция нәтиҗәсендә исә 52 кабер табыла. Әйтергә кирәк, соңгы елларда Иске Кыргыз урта мәктәбенең тарих укытучысы Илгиз Сәлимгәрәев та укучылар белән фәнни-эзләнү эше алып бара. Алар биредә тапкан әйберләрнең күбесе Иске Кыргыз урта мәктәбе музеенда урын алган.

Бүген бу тикшеренүләрне Самара дәүләт университетының археология лабораториясе мөдире, тарих фәннәре кандидаты Сергей Зубов җитәкчелегендә тарих фәннәре кандидаты Николай Лифановны, кече фәнни хезмәткәр Рузил Саттаровны, Башкортстан дәүләт университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Әлфия Солтановны һәм тарих факультетында белем алучы өч дистә тирәсе талибны берләштерүче археологик төркем дәвам итә.

Биредә бик борынгы заманда пьянобор мәдәнияте вәкилләре – фин-угыр халыклары яшәгән. Табылган әйберләр аларның борынгы удмуртлар нәселе булуына ишарәли. Агыйдел елгасының аскы агымы ярларында безнең эрага кадәр I-II гасырлар дәвамында пьянобор мә­дәнияте формалашкан. Тарихи мәгъ­лүматларга караганда, якынча 2000 ел элек, ягъни безнең эрага кадәр I гасырда (иртә тимер гасырда) пьянобор мәдәнияте — фин-угыр кабиләләре яшәгән. Пьяноборлар ананьино кабиләләренең турыдан-туры нәселе, дип әйтелә. Беренчедән, пьянобор кабилә­ләренең күпчелеге ананьиннарның авылларында һәм шәһәрчекләрендә яшәгән. Икенчедән, әлеге ике кабилә гомер иткән урыннардагы табылдыклар бер-берсеннән әллә ни аерылмый. Әлеге билгеләр ике кабиләнең үзара аралашуы һәм икътисади бәйләнешләре бик тыгыз булуына һәм бу мәдәниятләрне берләштерүгә китергән, дип аңлата археологлар.

— Бирегә без быел икенче тапкыр килдек. Әйтергә кирәк, тикшеренү эше уңышлы бара, — ди Сергей Зубов. —Әлеге вакытта 40ка якын кабер чокылды. Мәсәлән, хатын-кыз кабереннән бизәнү әйберләре — бронзадан ясалган чигә асылмалары, баш киемен бизәгечләр һәм муенса табылды. Икенче табыш ир-егет кабереннән, анда сугыш кораллары саклый торган футлярның бер өлеше һәм билбавында аюның азау теше. Бу инде, үз чиратында, ул заманнарда ир-егетнең батыр, кыю булганлыгын күрсәтүче билге булган. Әйтергә кирәк, пьянобор мәдәнияте вәкилләре сунарчылык, балыкчылык белән шөгыльләнгән, мал асраган.

Археологлар, талиблар үз эшләренә зур җаваплылык һәм кызыксыну белән карый. Алар каберләрне кечкенә көрәк, соскы, пумала, щетка кебек кораллар белән бик сак кына эшкәртә. Ни дисәң дә, алар тарихи яктан бәяләп бетергесез кадерле ядкарь булып тора. Барлык табылдыклар шунда ук яхшы итеп юыла, тазартыла, исәпкә алынып, Самара шәһә­ренә тикше­рүгә җибәрелә.

Әйтергә кирәк, мондый эз калдырган кабиләләр бик зур терри­ториядә яшәгән. Аларны хәзерге Башкортстан, Татарстан, Удмурт республикаларыннан һәм Кама яныннан күчеп килгән халык, дип исбатларга була. Әлегә бу — фаразлар гына, әлбәттә. Алдагы елларда да биредә археологларның фәнни тикшеренүләре дәвам иттерелеп, ул файдалы, кызыклы мәгълүматлар бирер, дип ышанасы килә.
Читайте нас: