+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 август 2016, 02:00

Кызыл комиссар токымыннан

2 июльдә 93нче яшендә Ватанны саклаучыларның данлыклы токымы вәкиле — генерал-майор Ростислав Имам улы Сибәгатуллин бакыйлыкка күчте. Дәү әтиләреннән алып оныкларына кадәр Сибәгатуллиннар династиясе Туган илгә тугры хезмәт итү үрнәге булып тора.

1917 елгы революция, Гражданнар сугышы төрле социаль катлам вәкилләре арасыннан халык белән җитәкчелек итүгә сәләтле кешеләрне алгы планга чыгара. Ростислав Сибәгатуллинның әтисе Имам Шәби улы да шундыйларның берсе була. Ул 20 яшендә үк Учалы районының Ахун авыл Советына җитәкче итеп тәгаенләнә. Гражданнар сугышы башлангач, 200 кешедән торган партизаннар отряды төзи, укчылар составында, аннары артиллериядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Кыюлыгын, революция эшенә ихлас бирелгәнлеген исәпкә алып, партия сафына кергән яшь егетне данлыклы Александр Горбатов җитәкләгән полкка комиссар итеп тәгаенлиләр.

Украинада петлюрачылар һәм ак полякларга каршы барган алышлар вакытында ул укытучы, чибәр украин кызы Катя белән таныша. Яшьләр тиздән гаилә кора.
Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, 1921 елның көзендә кызыл комиссар Имам Сибәгатуллинны яшь Совет дәүләте чикләрен саклау өчен яңа төзелгән 12нче кавалерия полкына комиссар итеп җибәрәләр. Екатерина Никитична ире артыннан калмый. Полк Аерым башкорт кавалерия бригадасы составында сугыша.

1923 елның 31 августында Украинаның Шепетовка авылында аларның Ростислав исемле уллары туа. Малайның балачагы авыр ачлык елларына туры килә.

Яңа коммунистик җәмгыять төзү идеяләре белән янган әтисенең уй-фикерләре егет күңеленә балачактан сеңеп кала. Политҗитәкче Имам Сибәгатуллин, 1930 елда демо­билизацияләнеп, туган җире Башкортстанга, Уфага кайта. 1936 елда ул БАССРның Сәүдә буенча халык комиссары итеп тәгаенләнә.

Күченеп йөрүләр сәбәпле, Ростислав 8 яшендә генә укырга төшә. 1941 елда Уфа шәһәренең 3нче мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаган егет армия сафларына алына. Ленинградтан Магнитогорск шәһәренә эвакуацияләнгән Кече авиция белгечләре әзерләү мәктәбенә эләгә.

Солдатларны Кызыл Армиянең Чит телләр хәрби институты курсларына җибәрәләр. Ростиславка япон телен өйрәнергә туры килә. Фронтта хәлләр катлаулану сәбәпле, институт таркатыла һәм хәрбиләр вакытлыча өйләренә кайтарыла. Шушы чорда Ростислав өлгергәнлек аттестаты алуга ирешә. Тиздән аңа Ульяновск шәһәренең М. Калинин исемендәге икенче танк училищесына укырга керергә чакыру килә.

Югары белемле командир булу теләге белән янучы курсант укуга җитди карый, барысына да үзаллы төшенергә тырыша, кирәк вакытта экипаж әгъзаларын алыштыра, йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп үти. Киң җилкәле, таза гәүдәле егетне ба­тальонның комсомол оешмасына җитәкче итеп куялар.

1944 елның 12 апрелендә Рос­тиславның погоннарында беренче йолдыз пәйда була. Ул укуын кызыл дипломга тәмамлый. Егет фронтка ашкына. Әмма командование яшь офицерны яңа кадрлар әзерләү өчен училищеда калдыра. Танк эчендә хәрби алышларда катнашырга туры килмәсә дә, ул фронтның алгы сызыгында берничә тапкыр була.

Сугыш тәмамлангач, армиягә кадрлар әзерләү бурычын намуслы үтәгән лейтенант Ростислав Сибәгатуллин “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Өметле офицер хезмәтен Ульяновск шәһәренең В. Ленин исемендәге Кызыл Байрак орденлы 1нче гвардия танк училищесында дәвам итә. “Т-34” һәм “ИС” танкларының матди өлеше буенча белем бирү белән беррәттән, ул биредә комсомол эше белән дә шөгыльләнә. Хәрби белемен камилләштереп, Ростислав танк взводы командирыннан алып училищеның сәяси бүлек начальнигы ярдәмчесе вазыйфасына кадәр юл үтә. Хәрби техниканы яхшы үзләштергән комсомол җитәкчесе яшь курсантларны да яңа үрләр яулауга дәртләндерә.

СССР оборона министры боерыкларында әлеге уку йорты берничә тапкыр яхшы яктан билгеләп үтелә. Училище җитәкчелеге, капитан Ростислав Сибәгатуллинның хәрби хезмәттәге уңышларын күреп, аңа һөнәри белемен арттыру мөмкинлеге бирә. 1949 елның сентябрендә ул В. Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академиягә ирекле тыңлаучы булып йөри башлый.

Хәрби фәннәргә спартаннарча бирелгән, тырыш һәм максатчан офицер уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Шул чорда гаилә мәсьәләсен дә хәл итүгә ирешә. Мәскәүдә ул Касимов шәһәрендә туган Сәйдә Исакова белән таныша һәм бераздан яшьләр никахка керә. Алар Софа исемле кызга (соңыннан Башкортстан дәүләт университетында кафедра мөдире була) һәм Рөстәм исемле малайга (инженер һөнәрен алып чыга) гомер бирә.

Академияне тәмамлагач, 1953 елның августында Ростислав Имам улы Гаскәрләрнең үзәк төркеменең танк частена билгеләнә. Ул бер ел дәвамында Калининградта урнашкан танк полкында пропаганда эшен алып бара.

1953-54 еллар Советлар Союзының сәяси тарихында катлаулы чор булды. И. Сталин үлгәннән соң, төрле сәяси төркемнәр арасында власть өчен көрәш башланды. Ростислав Имам улын 1955 елда Балтыйк буе хәрби округына комсомол эше буенча сәяси идарә начальнигы ярдәмчесе итеп җибәрәләр. Биредә ул төрле тәгаенләнештәге ракета комплексларын җентекләп өйрәнә.

Анан соң майор Сибәгатуллинны Эстониягә округның сәяси идарәсе инспекторы вазыйфасына — 4нче армия корпусының сәяси бүлек начальнигы урынбасары итеп күчерәләр. Киләчәктә ул ракета бригадасына сәяси бүлек начальнигы итеп тәгаенләнә. Тәҗрибәле офицер подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә, ракеталар очыруда алты тапкыр катнашканы өчен Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Бераздан Ростислав Имам улын Мәскәүгә алты айлык Югары ракета курсларына укырга җибәрәләр. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң — Черняховск шәһәренә, соңрак совет гаскәрләренең Польшада урнашкан төньяк төркеменә җибәрелә һәм 95нче танк дивизиясенең сәяси бүлеге начальнигы итеп тәгаенләнә.

1969 елда 11нче гвардия армиясенә (Калининград) күчерелү сәбәпле, округның сәяси бүлеге начальнигы һәм Хәрби совет әгъзасының беренче урынбасары итеп билгеләнә, биш елдан артык шул вазыйфаны башкара.

1975 елдан полковник Р. Си­бә­гатуллин хезмәтен Рига шәһәрендә дәвам итә, Балтыйк буе хәрби округы штабының сәяси бүлеге һәм идарәсе начальнигы вазыйфасын башкара. 1977 елда аңа генерал-майор дәрәҗәсе бирелә.

Ростислав Имам улы 1981 елда отставкага чыга һәм Уфага кайтып төпләнә. Халык белән эшләп өйрәнгән сәяси хезмәткәр Фәрукша Җиһаншин җитәкчелегендәге Сугыш ветераннары комитеты эшенә актив кушыла.

Илдә дәүләт корылышы алышыну, гомум таркалу чорын генерал авыр кичерә. Шуңа карамастан, Кораллы Көчләрдә сәяси тотрыклылыкны саклап калу нияте белән янып, яшьләр белән эшләүгә күп көч сала.

Ватанга тугры хезмәт иткән өчен Р. Сибә­гатуллинның генерал мундирына 12дән артык Хөкүмәт бүләге беркетелгән.

Генерал-майор Ростислав Сибә­гатуллин гомеренең соңгы көненә кадәр хәрби сафта булды һәм Русия армиясе мәнфәгатьләренә хезмәт итте.

Борис МАЛОРОДОВ,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Читайте нас: