+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 август 2016, 02:00

Җидедәге — җитмешкә

Безнең гомер — тормышка яраклашу чорлары тезмәсе ул. Алар якынча һәр җиде ел саен алышынып тора. Шул сәбәпле, максатлар да үзгәрә, кеше яшәешнең яңа баскычына күтәрелә.

Беренче җидееллык

Бу цикл сабыйлык чорына (0-7 яшь) туры килә – бала дөньяны танып белергә өйрәнә, гаиләдә, балалар коллективларында, дуслары арасында үзенең урынын эзли.
Бу этапта балагызга дөрес аралашу үрнәкләре күрсәтү зарур. Аны низаг­лардан аңлашу юлы белән чыгарга өйрәтегез. Бала сезнең мәхәббәтегезгә мохтаҗ, аның белән күбрәк аралашыгыз.

Икенче җидееллык

8-14 яшь – үсмерлек чоры. Бала өлкәннәр дөньясына беренче адымнарын атлый. Бу чорда гормональ үзгәрешләр белән бергә, ул җитди рухи үзгәрешләр дә кичерә. Үсмер инде үз сүзен әйтергә, аны якларга өйрәнә, беренче мөстәкыйль максатлар куя. Шул ук вакытта аңа әле әти-әнисенең, дус-ишләренең фикере дә бик мөһим.
Балагызның кызып китүен, үҗәтлек­ләрен тыныч кичерегез, бу – вакытлы күренеш. Нинди генә хәлдә дә сабырлыкны җуймаска тырышыгыз. Онытмагыз – сезнең үз-үзегезне тоту моделе киләчәктә балагызга үрнәк булачак.

Өченче җидееллык

Бу цикл 15-21 яшькә туры килә. Үсмер формалашып бетү чорын кичерә, аның өчен җәмгыятьтә үз урынын табу, уңышка ирешү мөһим максат булып кала. Бу чорда яшь кеше тирә-юньне, “берни аңламаучы, дөньядан артта калган” әти-әнисен “төзәтү” белән мәшгуль. Яшьләрнең һәртөрле субкультуралары, кычкыртып музыка кую, киенү үзенчәлекләре, виртуаль социаль челтәрләрдә аралашу – болар барысы да җәмгыятьткә карата үз позициясен күрсәтүгә омтылышы.

Дүртенче җидееллык

22-28 яшь – җәмгыятьтә мөнәсәбәт­ләр төзү вакыты. Инде кеше тыныч­ланган, шәхси карашлар билгеләнгән. Бу этап һөнәргә ия булу, хезмәт юлына аяк басу, гаилә кору белән бәйле. Яшь кеше өлкән буынга, әти-әниләргә караганда уңышлырак тормыш корырмын дип исәп тота.

Бишенче җидееллык

Бу цикл (29-35 яшь) физик һәм рухи җитлегү белән бәйле. Гаиләдә балалар туа, җәмгыятьтә яңа рольне – әти-әни ролен үзләштерү бара, һөнәри яктан да уңышларга ирешер вакыт, матди яктан да тотрыклылык кирәк... Нәкъ менә максатлар белән мөмкинлекнең тәңгәл килмәве бу чорның төп каршылыгына әйләнергә мөмкин.

Алтынчы җидееллык

36-42 яшь – кеше тормышындагы иң катлаулы чорларның берсе, дияргә була. Бер караганда, инде гаилә, балалар, җәмгыятьтә тоткан урын, яраткан һөнәр... Нәкъ менә шул биеклектә кешене иң катлаулы чор – урта яшьтәгеләр кризисы көтеп тора. Дөньяның матди ягыннан тыш, рухи ягы, чынга ашмаган хыяллар, максатлар турында һаман да ешрак уйлана ул. Гомернең уртасына җителгән! Уңышлар бармы соң? Шуңа охшаш уй-фикерләр яшәү рәвеше турында уйланырга, нәрсәнедер үзгәртергә этәрә (кайчак зур югалтулар бәра­бәренә).
.
Җиденче җидееллык

Бу цикл (43-49 яшь) рухи үзгәреш­ләр белән бәйле. Бу чорда, гадәттә, үткәннәр һәм бүгенге көн рухи күзлектән чыгып анализлана, кеше үзенең рухи тамырларына (дингә, фәлсәфи фикер­ләүгә) кайта, тормышның мәгънәсе турында чын-чынлап уйлана башлый. Еш кына моңа кадәр булган кыйм­мәтләр “энә күзеннән үткәрелеп”, дөньяга яңа караш, яңа кыйммәтләр формалаша.
Бар булганны сызып ташларга ашыкмагыз! Һәрхәлдә, рухи үзгәрешләр үткәннәрне җимереп ташларга тиеш түгел. Тормыш юлын бергә үтеп, әчесен-төчесен бергә татыган парларның мәхәббәте яңару чоры бу – балалар инде үсеп җитеп килә, гаиләдә матди тотрыклылык бар.

Сигезенче җидееллык

50-56 яшь олыгаю этабына күчүгә әзерлек белән бәйле. Иң югары үрләр инде яуланган, пенсия яше җитеп килә, бераз гына салмаграк, тыныч ритмда яшисе килә. Көн үзәгендә – балалар, оныклар белән бәйле проблемалар. Яңа рольләр – әби, бабай булу да күпмедер дәрәҗәдә үзләштерелгән.
Әгәр кеше үзалдына дөрес максатлар куеп, шуларга тугры калса, ул, һичшиксез, җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә матур уңышларга ирешә.

Тугызынчы җидееллык

57-63 яшь – өлкәнлек чорына күчү. Актив хезмәт юлы тәмамлана, тормышның яңа этабы башлана. Яшәүдән тәм табып, гаиләдә, туганнар арасында дус-тату мөгамәлә урнаштырып яшәргә күнеккән кешеләр өчен бу чор гаять җиңел кичерелә.

Барлыкка килгән буш вакытны бик файдалы һәм күңелле итеп уздырырга да мөмкин. Эшләгән вакытта күп нәрсәгә кул җитми: бәлки, сезнең күптән рәссам һөнәрен үзләштерәсегез килгәндер? Ә бәлки, истәлекләр китабы язарга телисездер? Кемдер баштанаяк бакча, йорт эшләренә чума, ә кемдер оныклар, балалар белән мәш килә. Хәзерге тормышны компьютерсыз күзаллап булмый – бәлки, сезгә дә өйрәнергә кирәктер? Мөмкинлекләр чиксез. Иң мөһиме – сәламәтлегегезне саклагыз һәм үзегезнең кирәкле булуыгызны онытмагыз!
Читайте нас: