+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 август 2016, 02:00

Кәлтәгә койрык кирәкме?

Кәлтәнең дошманнары күп булганлыктан, аны хәрәкәтчән аяклары һәм койрыгы гына коткарып кала ала.

Гомеренә куркыныч янаган мизегелләрдә ул, уйлап тормый, койрыгы белән саубуллаша. Әйе, кәлтәгә койрык куркыныч туганда, ягъни дошманы эләктереп алганда, котылып калу өчен кирәк. Күпмедер вакыттан соң койрык барыбер үсәчәк бит, аның каравы, дошман ниятенә ирешә алмаячак.

Шуңа карамастан, кәлтә койрыгыннан җиңел генә арына алмый. Шуңа да ул иң беренче эш итеп тормышына ни дәрәҗәдә куркыныч янавын чамалый. Койрык үзеннән-үзе өзелми, кәлтә моны уйлап эшли, ягъни әмер баш миеннән бирелә.

Кәлтәнең койрыгы үзара кимерчәкләр, сеңерләр һәм мускуллар белән тоташкан берничә умыртка сөягеннән тора. Хәвеф туганда, дошман эләктергән урынга якынрак өлештә башта — мускул һәм сеңерләр, ә аннары койрык үзе өзелә. Өзелгән койрык игътибарны үзенә юнәлтү өчен хәрәкәтләнүен дәвам итә. Ә аның элекке хуҗасы куркыныч урыннан тизрәк качып китү ягын карый.

Кәлтәгә яңа койрык үсеп чыккач, умыртка сөякләре кабат хасыйл булмый, алар урынында сеңерләр генә үсә. Шуңа да хәвеф туган саен, койрык югарырак урыннан өзелә. Кечерәк кәлтәнең койрыгы якынча — бер ай, ә зур­ла­рының бер ел дәвамында үсә.
Читайте нас: