+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 август 2016, 02:00

Елан – снайпер

Еланнарның барысы да түгел, Африка кобрасының ике төре һәм Һинд­стан кобрасы – бик шәп снайперлар.

Нәрсә белән аталар, дисезме? Агу белән. Гадәттә, алар корбанының – кеше яисә хайваннарның күзенә төби, тик снайпер хаталанган очраклар да булгалый. Мәсәлән, елан агуы төймә яисә киемдәге башка ялтырап торган предметларга оча. 2-4 метр ара кобра өчен берни түгел. Тоташтан 30 тапкыр һөҗүм итәргә сәләтле алар. Ул “төкерек”тә 4 миллиграмм агу була.

Бәхеткә, бу төр кобралар Русиядән еракта яши. Шулай да, якташларыбызга урман-кырларда еланнардан сак булырга кирәк. Ә инде быелгыдай эсседә елан агуының аеруча зәһәр булуын онытырга ярамый. Бигрәк тә балаларны сакларга кирәк. Башкортстанда агулы кара еланнар очрый. Тик белгечләр шуны әйтә, елан бервакытта да кешегә беренче булып һөҗүм итми. Безнең үзебезгә игътибарны югалтмау зарур. Әгәр инде күңелсез хәл булган икән, елан чаккан урыннан агуны кысып чыгарырга кирәк. Тик шуны истә тотыгыз – аны суырып алырга тырышу файдасыз. Һәм мөмкин кадәр тизрәк якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез.

Июль башында Туймазы районында булган юл-транспорт вакыйгасына... елан “гаепле”. Өлкән яшьтәге ир белән хатын утырган җиңел автомобиль юлдан читкә төшеп киткән. Зыян күрүчеләрнең икесе дә дәваханәгә озатылган.
Хатыны белән җиләк җыярга барган пенсионерны елан чаккан. Сәламәтлек торышында үзгәрешләр тоймаган водитель шундук “Ашыгыч ярдәм” чакыртмаган. Елан агуы исә соңрак тәэсир иткән, руль артында барганда ир аңын югалткан.
Читайте нас: