Умартачылык белән шөгыльләнү күбрәк шәхси ихаталарга туры килә, авылларда 7939 умарта теркәлгән, шәһәрдә аларның саны 855. Иң күп умарта Яңа Уртавылда — 1671 баш, Ямады авыл Советында — 870 баш, Первомай авыл Советында — 760 баш. Крестьян-фермер хуҗалыклары өлешенә 880 умарта туры килә. Иң күп бал корты Айдар Имамов, Нәрфис Мостафин, Исмаил Алиевларда. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 334 баш умарта бар, алар “АгроМ”, “Агрофирма Урада” һәм “Стандарт” җәмгыятьләренә карый.
Шәһәрнең үзәк мәйданында үткән бәйрәмгә илледән артык җитештерүче үзенең товарын сатарга алып килгән иде. Яңавыл умартачылары балның үзен генә түгел, ә тома балавыз (прополис), чыршын (перга), ана корты сөтен, балавыз һәм башкаларны да сата.
— Безнең Башкортстан балына җитәме соң? Шулкадәр тәмле, файдалы бит ул.
Без чәйне бал белән эчәргә яратабыз, теләсә нинди ширбәт, кәнфит алмыйбыз, — ди 75 яшьлек Роза апа Хәбипова.
Мәйданда җыр агыла, сатып алучылар тәмләп карый-карый, күңелләренә охшаган балны сайлый. Хаклар төрлечә: өч литрлы банкасы 1500 сумнан 2300 сумга кадәр. Булат-Елга авылыннан Рәиф Яхин һәр умартадан уртача 20 килограмм бал алган. Яхшы елларда бу күрсәткеч 30-40 килограммга да җитә икән. Аның умарталары 200 башка җиткән. Балның күбесен ул Себергә алып барып сата. Юссык авылыннан Гөлназ һәм Фидәрис Абзаловлар 80 баш умарта тоталар. Көчле күчләр уртача 30 килограмм бал биргән. Умарталар әлегә ихатада урнашкан, киләчәктә Абзаловлар җир алып, умарталык төзү турында уйлый.
— Безнең Истәк авыл Советына сигез авыл карый, халыкның 30-40 проценты умарта тота. Безнең авыллар урман эчендә диярлек утыра бит, умартачылык белән шөгыльләнергә менә дигән мөмкинлек! — ди авыл Советы рәисе Винарис Хуҗин.
Бәйрәмдә шулай ук “Иң яхшы умартачы”, “Иң яхшы сәүдә павильоны”, “Иң яхшы бал” конкурсларына йомгак ясалды. Комиссия тарафыннан Имамовлар, Әмировлар, Биктимеровлар, Сафиннар, Яхиннар, Миндияровлар, Аллаяровлар, Саметдиновлар, Хәбировлар җиңүчеләр дип табылды һәм билгеләп үтелде.
Бал җитештерүчеләр район хакимиятенә балны сатарга мөмкинлек булдырганнары, бу шөгыльне үз итүчеләрне зурлаганнары өчен зур рәхмәт белдерде.