+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 август 2016, 02:00

Сәламәт тә, көчле дә булам дисәң...

Кушнаренко районында балалар һәм үсмерләрнең ялы тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Биредә берьюлы берничә лагерь эшләде. Аларның “Яшь спецназчы” дип аталганының эшчәнлеге белән якыннанрак таныштым.

“Яшь спецназчы” — үзен­чәлекле лагерь. Монда балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген ныгыту белән беррәттән, хәрби-патриотик тәрбия дә ала. Бирегә аяк баскач, үзеңне ниндидер хәрби полигонга килеп кергән сыман хис итәсең. Лагерьда ял итүчеләр чын хәрби палаткаларда яши, армиядәге кебек махсус формаларда йөри. Лагерьгә “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры, Әфган сугышы каһарманы, меңгә якын хәрби очыш ясаган Павел Кулинцев җитәкчелек итә.

— Безнең Павел Алексеевич — соклангыч шәхес, — ди район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Ахунов. — Моннан сигез ел элек “Яшь спец­назчы”ны оештырган чакта җитәкче итеп аның кандидатурасы тәкъдим ителде. Бу җаваплы эшкә ул канатланып тотынды, матди-техник базаны булдыруга, аның эшчәнлегенең программасын төзүгә зур өлеш кертте. Бүген инде “Яшь спецназчы”ны Павел Алексеевичтан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Балалар аны ихлас ярата, ихтирам итә. Смена тәмамланып, өйләренә кайтып киткәндә күз яшьләренә манчылып саубуллашалар. Кайберләре лагерьда хәтта өч смена буе ял итә!

“Яшь спецназчы”да ял итүченең иң кечкенәсенә – 6, иң өлкәненә 16 яшь. Лагерьда алар тәмле ашап, су коенып, кояшта кызынып кына ятмый, солдат тормышы белән яшәп карый: иртәдән кичкә кадәр төрле күнекмәләр үткәрелә. Балалар һәм үсмерләр физик чыдамлылыкны арттыручы мавыктыргыч бәйгеләрдә катнаша, үзләрен яклауның төрле алымнарын өйрәнә.

— Лагерьда безгә шулкадәр охшады: 14әр көн өч смена ял иттек биредә! Палаткаларыбызда такта идән дә, кроватьлар да бар. Су коену бүлмәсе саф һавада җиһазланган. Атна азагында мунчага бардык. Туклану да яхшы булды: көненә биш тапкыр тәмле ризыклар белән сыйладылар, — диләр ун һәм унике яшьлек Тимур һәм Стас Гыйльматдиновлар.

Җәй башында “Яшь спецназчы” лагерена Павел Алек­сеевичның полкташлары үзлә­ренең 330нчы аерым вертолет полкының байрагын тапшырган. Хәзер, сменалар тәмам­лангач, балалар байракны тантаналы шартларда кабат хуҗа­ларына кайтарды.

— Бу байрак белән күңел­ләребездәге бик күп истәлекләр бәйле, — дип сөйләде үзенең чыгышында башкалабыздан килгән мәртәбәле кунак — запастагы майор Анатолий Мурзин. — Без, хәрби очучылар, бүген дә үзара аралашып яшибез. Дустым Павел Алексеевичка зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Ул яшь буынны Туган илебезне яратырга өйрәтә, малайлардан чын Ватан сакчыларын әзерли. Шунысын аерып әйтергә кирәк: Павел Алексеевич балалар һәм үсмерләрне ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү эше белән җәйге чорда гына түгел, ел әйләнәсенә шөгыльләнә. Аның “Яшь спецназчы” дигән клубы бар. Биредә тәрбияләнүчеләр республикабызда июнь азагында үткән “Зарница” дип аталган хәрби-патриотик бәйгедә җиңү яулап кайтты. Тиздән, сентябрьдә, Идел буе федераль округында оештырылачак ярышларда катнашачак.

Балаларын каршы алырга килгән ата-аналар да “Яшь спецназчы” лагеренда хезмәт салучыларга, аны оештырган Кушнаренко районы хакимия­тенә ихлас рәхмәтләрен белдерде. Ә малайлар һәм кызлар өйләренә киләсе җәйдә тагын биредә очрашырга сүз куешып таралышты.
Читайте нас: