+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 август 2016, 02:00

Туганнарның җыелган чагы...

Гамил нәселенең дәвамчылары ата-бабалары рухына тугрылык үрнәге күрсәтә.Илһам Шакировның кабатланмас тавышы “Бик еракта идек без” дигән җырын сузып җибәрүгә үк күпләрнең күзләренә яшь тулды. Сәхнәдә — үз тамырларын эзләүче кыз. Юрмиязбаш авылының иң тармаклы нәселе булган Гамил заты дәвамын барлый ул. Ерак ата-бабаларының тавышы сорый аннан: “Тамырларыгызны онытмадыгызмы, оланнар?” Менә сәхнәгә бер-бер артлы Гамил нәселенең дәвамы — сигез кыз чыга. “Сезнең рухыгызны тынычландырып шуны әйтәсебез килә: Гамил нәселе дәвам итә. Без үзара аралашып, очрашып, матур яшибез!” — дип ерак бабалары рухына җавап бирә кыз.

...Тамашаның шушы җи­ренә җиткәч, гаҗәеп бер күренеш булды. Нәсел агачы итеп ачык һавада урнаштырылган сәхнәгә утыртылган агачка бер көтү кошлар килеп кунды. Көчле музыка да, кешеләр дә куркытмады аларны. Әйтерсең лә җирдә яшәп киткән якыннарыбызның җан­нары, әлеге бәйрәмгә сөенеп, шулай яныбызга очып кайтты. Ә күктән, ничә ай корылыктан соң (бер болыт әсәре булмаса да!), җылы яңгыр тамчылары сибәләде. Тамашачы моны да Ходай Тәгаләнең әлеге бәй­рәмне хуплавы, дип кабул итте.

“Туганнарның җыелган чагы” дип аталган әлеге бәйрәм-очрашуны туганнары ярдәмендә укытучы Рәдилә Хәбипова оештырды.

— Әткәебез Рәшит Сөләй­мановка 86 яшь. Читтә яшәүче өлкән туганнары белән бик йөрешә, очраша алмыйлар, чөнки юл йөрү хәзер аларга җиңел бирелми. Әткәй еш кына: “Эх, бер очраш иде ул! Өлкәннәр исән чакта бер җыел иде!” — дип сөйләнә иде. Нигә, чынлап та, бер очрашмаска, дигән уй керде башка. Сеңлем, “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова белән бу турыда киңәшләштем, ул да моны хуплады, искитмәле җылы эчтәлекле сценарий язып бирде. Шулай итеп ерак һәм якында яшәүче туганнарны барлый башладык. Әткәй бу мәлгә бөтен чирләрен онытты, очрашуга ашкынып әзер­ләнә башлады, үзе төзәткән чишмә янында матур итеп сәхнә корды; “режиссерыбыз” Гөлнара анда символик нәсел агачы утыртырга тәкъдим итте, шулай эшләдек тә, бик матур килеп чыкты. Әтиебез озын өстәлләр, эскәмияләр ясады, әнкәй аш салды. Шулай итеп, туганнарны әзерлек белән каршы алдык, — ди Рәдилә ханым.

Рәдилә Рәшит кызы мәк­тәптә инглиз теле укыта, тарих белән дә ныклап кызыксына һәм нәсел шәҗәрәсен барлый.

Мин — бу авылның килене, шушы авыл егете Әхнәфкә тормышка чыкканыма 30 ел. Юрмиязбаш туган авылым кебек якын миңа, чөнки биредә ачык йөзле, киң күңелле, тырыш кешеләр яши. Киленнәр монда бик тиз үз кешегә әйләнә.

Авылга 1886 елда күрше Шулган авылында яшәүчеләр нигез сала. 1887 елда бирегә Гамил атлы кеше дә үз гаиләсе белән күченеп килә. Ул вакытта гаиләсе зур булмый әле, хатыны Шәмсемаһи белән бер яшьлек улы Усман гына була. Гамил биредә тамыр җәя, 11 баласы туа, шуларның сигезе исән-сау үсә: Усман, Логман, Локман, Сөләйман, Гата, Әүбәкер, Шәмсенур, Шәмсея­мал. Бәйрәмне үткәрүче Рәшит — Сөләйманның улы.

Гамил балалары — авылда иң киң таралган нәсел, шунлыктан, зур булмаган бу авылда барысы да диярлек үзара туган, кардәш. Тырыш, акыллы, уңган, булдыклы, сәләтле кешеләр күп Гамил нәселендә. Әйтик, Нәдим Гата улы — КПССның Тәтешле район комитетының беренче секретаре, хаклы ялга чыкканчы Башкортстан авыл хуҗалыгы эшчәннәре профсоюзының бүлекчә җитәкчесе булып эшләде. Аның энесе Илдус озак еллар район ветеринария дәваханәсендә хезмәт салды, Әдибә Әүбәкер кызы гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлады, Фәния Мортазина гомер буе урман хуҗалыгында эшләде, Гадилә Ибраһимова Әмиров хуҗалыгында баш бухгалетер, Әнвәр Гамилов К. Маркс исемендәге хуҗалыкта баш агроном иде, Габделхак Локман улы озак еллар бригадир булды. Равил Әүбәкер улы гомер буе туган колхозында механизатор булып эшләде, аның улы Илһам да әтисе юлын сайлады. Рәшит абый үзе нефть тармагында эшләде, алты бала үстерде, барысы да югары белемле, араларында икътисадчылар да, журналистлар да, табиблар да, укытучылар да бар. Авылның иң өлкән кешесе ул бүген, туксанны куып барса да, әле менә шундый чаралар оештырып, туганнарны туплап торучы. Ә хатын-кызлардан нәселдә иң өлкән кеше — Нәзия Гамилова. Ул 90 яшен тутырды. Гомер буе төзелештә эшләсә дә, Нәзия апа, күз тимәсен, пенсиягә чыкканнан бирле җәйләрен авылда яши, бакча утырта. Бәйрәмгә ул да бик шат иде, яшьләр белән биеп тә йөрде, шулай ук үзе язган матур шигырьләрен укып ишеттерде.

Гамил нәселеннән яу яланында ятып калганнар да күп булды, Күпләре Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтты. Шуңа очрашу вакытында сугышта ятып калган авылдашларга һәйкәл ачу темасы да күтәрелде, журналист Гөлнара Гыйлемханова бу сорауны берничә тапкыр кузгата инде.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Аны туганыбыз, дин әһеле Фирус хәзрәт Шакиров азан әйтеп ачып җибәрде. Рәдилә Рәшит кызы авыл халкын үзе төзегән шәҗәрә белән таныштырды. Гамилнең дәү әтисе Яхъядан башлап, бүгенге сигезенче буынга кадәр төзегән. Шундый олы эшне башкарып, һәрбере­безгә шәҗәрәбезне эшләп тараткан Рәдилә ханымга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Бәйрәмдә, шулай ук, һәр нәсел вәкилләре үзләре белән таныштырып үтте, бүген кемнең кайларда яшәве турында сөйләде, концерт номеры белән чыгыш ясады. Гамил затында гар­мунчыларның да бик күп булуы ачыкланды.

— Әйе, безнең әткәй Сө­ләйман да гармунда өз­дереп уйный иде. Абыйларым-энеләрем Габделбәр, Әнвәр дә уйнады. Әткәйнең бертуганнары Гата, Әүбәкер абыйлар да гармунчы иде. Әле менә Әхнәф, Рамил Салиховлар, Рамуз, Рәзиф Нурихановлар, дәү әниебез Шәмсемаһи ягыннан Энгель, Финус Ша­кировларның гармунда өзде­реп уйнавына сөенеп утырам, димәк, сәләт буыннан буынга күчә, — ди Рәшит абый.

Бәйрәмдә нәселнең иң яшь кешесенең исеме тантаналы рәвештә шәҗәрә агачына беркетелде. Бу Гамил улы Усман, Усман улы Арслан, Арслан кызы Зәнфирә, Зәнфирә кызы Гүзәл, Гүзәл улы Ярослав булып чыкты. Ижау шәһәрендә яшәүче Ярославның тууына әле нибары өч атна гына. Исемен тармаклы агачка беркетеп, туганнары аңа сәламәтлек, акыллы һәм туганнарны санлаучы булып үсүен теләде.

Бәйрәмнән соң туганнар өстәл артына җыелды. Район үзәгендә яшәүче Фәния һәм Заһира Салиховалар, корбан чалдырып, пылау пешергән, Рәшит абыйның җәмәгате Гаилә апа аш салган иде. Самавырларда чәй кайнады. Туганнар, бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә рәхәтләнеп сыйланды. Бу затның кияүләре дә бик уңган икән: Рөстәм Фасаев, Юрий Саркиев, Ринат Гыйлемханов, учак дөрләтеп ашын да, чәен дә тиз генә өлгертте.

Туганнарның сөйләшеп сүзе бетмәде. Ике туган Әлфия белән Сирина, мәсә­лән, ике дистә елдан артык күрешкән юк иде, диләр.

— Ерак та яшәмибез, югыйсә, ә менә дөньяны ташлап, чыгып китеп булмый. Ярый әле шушы бәйрәмне оештырганнар. Әтием Рә­з­имнең туган авылы бит ул Юрмияз, без бәләкәй чакта гел шушында кунакка килә идек, кайтканыма сөенеп бетә алмыйм! — ди Әлфия Бакирова. Туганнарына багышлап ул җыр да бүләк итте.
Чыннан да, бүген һәр­кайсыбыз тормыш мәшәкать­ләренә чумган. Туганнарны белмибез, аралашмыйбыз. Аеруча бу яшь буынга кагыла.

— Элек халык гадирәк бул­ганмы, тормышның чын асылын аңлаганнардырмы, туганнар бер-берсе белән аралашып яшәгән, ат чанасына утырып кунакка барганнар, икешәр-өчәр көн кунак булганнар. Авырлык килсә, бер-берсенә булышканнар, берәр бала ятим калса, аны чиратлап булса да кардәшләре тәр­бияләгән, авыл читкә типмәгән. Хәзерге яшьләр икетуганнарны да начар белә, өч-дүртенче буын бер-берсен бөтенләй белми. Безнең дәү әтиләр, әткәйләр “кардәшлек”, “туганлык” дигән төшенчәләргә зур мәгънә биргән, без дә бу кыйммәтләрне саклап калып, яшьләргә тапшырырга тиеш, — ди бәйрәмне оештыручы Рәдилә Хәбипова.

— Гамил нәселе үрнәк күрсәтте. Авылда хөрмәтле, киң тармаклы башка нәселләр дә бар, алга таба аларның да шәҗәрә бәйрәмнәрен күрергә язсын, — дигән теләген белдерде бәйрәмне алып баручы Гөлнара Гыйлемханова.
Бәйрәмдә Илһам Шакиров башкарган “Бик еракта идек без” җыры лейтмотив булып яңгырады. Туганнар белән аралашып яшик, нәсел җепләрен өзмик, мондый бәйрәмнәрне ешрак үткәрик, дигән фикергә килеп таралышты Гамил оланнары.

Юрмиязбаш авылы.
Читайте нас: