+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 август 2016, 02:00

Кер юу машинасы кемгә дошман?

249 ел элек — 1767 елда галим Якоб Христиан Шефферс, үзе ясаган сәер машинаны күрсәтеп, халыкны аптырашта калдырган. Ул: “Бу машина селте дә, кайнар су да, утын да, ут та кулланмыйча кер юа ала”, – дип белдергән.

Кызганычка каршы, ул машина бүгенге көнгә кадәр сакланмаган, аның турында тик сурәтенә карап кына сүз йөртә алабыз.

Аскы өлешенә кран куелган зур агач кисмәк эченә юу җайланмасы — әйләндермәле канатлы күчәр урнаштырылган. Күчәрнең тоткасын әйләндерә-әйләндерә, алдан сабынланган һәм чылатылган керне ярыйсы ук яхшы юып булган. Әмма керюгыч ул елларда, ни өчендер, уңыш казанмаган. Ялланып кер юу белән көн күрүче хатын-кызлар ул машинага — көндәш, ә аны уйлап табучыларга үзләренең ризыкларын талаучы кан дошманнары итеп караган.
Читайте нас: