+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 август 2016, 02:00

Шүлгән күлендә ниләр бар?

М. Нестеров музеена килеп, бу сорауга тулы җавап табарга мөмкин.Бу рәссамның нинди ысуллар белән иҗат итүен саный китсәң, хәйран каласың: акварель, пастель, график дизайн, граттаж, металл тактаны энә очы белән чыеп төшерү, агач һәм металлга гравюра эшләү һәм башкалар. Тылсымчы кебек ул — нәрсәгә тотынса, шуннан бизәк тудыра. Сүз Русиянең (2014) һәм Башкортстанның (2004) атказанган рәссамы, Галимов Сәләм (1990) һәм М. В. Нестеров (2014) исемендәге премияләр лауреаты, 1990 елдан СССР (РФ) Рәссамнар берлеге әгъзасы, Экслибрис Русия ассоциациясе әгъзасы (2003), “Инҗәр” иҗат төркеме әгъзасы һәм аны оештыручыларның берсе, ике тапкыр Русия художество академиясенең дипломанты (2002, 2005) Айрат Терегулов турында.

Читайте нас: