+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 сентябрь 2016, 02:00

“Кояшлы шәһәр”дә күңелле

“Әллүки” балалар журналы “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә мавыктыргыч проект тәкъдим итә.

Заман алга киткән саен таләпләр дә арта бара. Соңгы елларда мәгариф системасына кертелгән үзгәрешләрдән чыгып шуны әйтә алабыз. Шунысы сөенечле, мәктәп укучылары, балалар шушы яшьтән киләчәге турында уйлый, дөньяви сораулардан да югалып калмый, төпле, дөрес итеп җавап бирә белә. Арабызда уңышларга ирешкән, сәләтле балалар күп, авыр тормыш хәлендә калганнар, ярдәмгә мохтаҗлар да юк түгел. Укучыларның тормышы, шөгыле, ялы, уңышларын, дөрес тәрбия бирүне, ата-аналарны борчыган мәсьәләләрне, балалар проблемаларын киңрәк яктырту максатында “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе балалар өчен “Кояшлы шәһәр” мәгълүмати-танып белү радиотапшыруы белән берлектә “Кызыл таң” нәшрияты, “Әллүки” республика балалар журналы “Әллүки”ле шәһәр” медиапроектын тәкъдим итә. Моннан тыш, радио тыңлаучылар, “Әллүки”гә күпләп язылучылар төрле темаларга багышланган очрашуларда, экскурсияләрдә катнаша алачак. Тыңлагыз, язылыгыз, укыгыз, мавыктыргыч проекттан читтә калмагыз! “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең балалар өчен “Кояшлы шәһәр” радиотапшыруы җитәкчесе Луиза Әхтәмова бүген яшь хәбәрчеләр катнашлыгында үткән ялдан тәэссоратлары белән уртаклаша.

Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА


Башкортстан элек-электән талантлары белән дан тоткан, сәнгатькә, фәнгә, хәрби, сәяси өлкәгә бихисап эшлекле шәхесләр биргән бәрәкәтле төбәк. Алар арасында зур уңышларга ирешкән журналистлар булуын да билгеләү мөһим. Ә менә яшь талантларны аерым ассызыклап үтәсе килә. Аларны күреп кенә калмыйлар, “канат” астына алып, бергә хезмәттәшлек итәләр. Шундый берлекләрнең берсе – Русия яшь журналистлар лигасының төбәк бүлеге яшь алмаш әзерләү, каләм тибрә­түчеләрне дәртләндерү максаты белән бу өлкәдә көч сынаучы сәләтле, актив балалар өчен төрле слетлар, форумнар үткәреп тора. Әле мәктәптә генә укучы яшь операторлар, монтажчы, хәбәрче, мөхәррир, верстка белән шөгыльләнүчеләрне, “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең балалар өчен “Кояшлы шәһәр” мәгъ­лүмати-танып белү радиотапшыруы яшь алып баручыларын дуслаштыра, берләштерә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә ул. Быел Башкортстаннан яшь журналистлар делегациясе Кырымда, халыкара балалар үзәге “Артек”та булып кайтты. Узган ел кызлар, малайлар илебезнең барлык яшь хәбәрчеләре белән “Артек”та үткән “Медиафорум”да катнашкан иде. “Кояшлы шәһәр” проекты кысаларында яраткан лагерь турында бик матур тапшыру эфирга чыкты. Тапшыру балалар өчен булса да, өлкән тыңлаучылардан бик күп җылы сүзләр ишеттек.

Балалар “Артек”ка алдан әзерләнеп барды, чөнки максат – лагерь тормышын яктырту иде. Ләкин эш фронты көтелгәннән дә зуррак булып чыкты. Халыкара балалар үзәгенең “Морской” лагере “Мәңгелек ут – 2016” беренче Бөтенрусия балалар хәрби-тарихи ассамблеясен үткәрү урыны итеп сайланган иде. Ике чараның бергә туры килүе, анда катнашу балалар өчен зур шатлык булды. Ассамблея чарала­рының төрле юнәлештә булуы һәркемгә үз-үзен күрсәтү мөмкинлеге бирде. “Бөек Ватан сугышы” тактик уенында уйныйсыңмы, “Безнең Җиңү музыкасы” интерактив комплексына керәсеңме – кайда да вакыт файдалы, фәһемле үтте.

Укучылар, зур җаваплылык тоеп, үзләрен өлкәннәрдәй күрсәтте. Лагерь, ассамблея турында сюжет төшерү, чараларда катнашу күңел кушуы буенча булса, ямьле табигать, диңгез һавасы, төрле төбәкләрдән килгән яшьтәшләре белән аралашу ял бирде. Бердәм, дус, тату булыр өчен кече Ватаныбызга булган мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе дә булышлык итте. Туган телдә сөйләштек, отрядыбыз гимны булган “Туган як” җырына Русиянең башка төбәкләреннән килгән балалар да кушылды.

Лагерь журналистика, туризм, спорт буенча ифрат бай тәҗрибә туплау мәйданы булды. Кемдер туристик походта үз-үзен дөрес тотарга өйрәнде, икенчеләр көч-чыдамлыгын сынап карау теләге белән ГТО нормалары тапшырды. Нормативларны Башкортстан хәрби-спорт фонды, физик культура институты вәкилләре кабул итте.

Республикадан бүләк тә бик дәрәҗәле иде. Ул “РОМАНО” фирмасы җибәргән спорт комплексы – урам тренажерлары. Хәзер биредә һәркем ачык һавада физкультура белән шөгыльләнә алачак. Бүген “Артек”та физкультура һәм спорт буенча 33 инструктор эшли. Балаларны спортка җәлеп итүдә якташыбыз, Русиянең атказанган спорт мастеры, бобслей буенча XX кышкы Олимпия уеннарының көмеш призеры Алексей Селиверстов­ның ярдәме зур. Әлеге чараларда да ул балалар белән зарядка үткәрде, сау-сәламәт, көчле булуны үз үрнәгендә күрсәтте. ГТО нормаларын тапшырган артекчылар арасында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар махсус билге алуга иреште. Аның өстенлеге шунда, бу Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда өстәмә балл бирә.

Күренекле шәхесләр белән танышу дәвам итте. Родион Газманов, Динә Гарипова, Евгений Кунгуров, Марк Тишман һәм башкалар лагерь мәйда­нында яшь тамашачылар яраткан җырларны башкарды. Балалар җырчылар белән якыннан аралашты, истәлеккә фотога төште. Яшь хәбәрчеләр “РенТВ” журналистлары, “Радио России” вәкилләре белән очрашты.

“Артек” халыкара балалар үзәгенең почетлы кунагы Светлана Медведева матур нәтиҗәләр күрсәткән балаларга грамоталар тапшырды. Әйткәндәй, аның Социаль-мәдәни башлангычлар фонды — шушы ассамблеяне оештыручы. Бүләкләнүчеләр арасында безнең республиканың медиа-отрядыннан өч вәкил бар иде. Алар өчен чын күңелдән сөендек.

Арытаба балалар Бакчасарайга юл алды, анда төрле истәлекле урыннар белән танышты. Күптөрле, бай вакыйгалар агышы “Остров А” дигән гәзит чыгарырга этәргеч бирде. Чын кү­ңелдән горурлана алабыз – 12 битле гәзитнең 9 бите безнең делегация тарафыннан әзерләнде.

Тагын бер популяр лагерь “Орленок” та ял итүче балалар белән беренче тапкыр скайп-конференция үткәрелде. Ул Русиядәге ике балалар үзәгенең үзара хезмәттәшлегенә башлангыч бирде.

Лагерьдан беркемнең дә аерыласы килмәде. “Артек” чын-чынлап Балачак иленә әверелде, балаларны берләш­терде, дуслаштырды. Биредә алган тәҗрибә кемгәдер булачак һөнәрен журналистика белән бәйләргә ныклы ышаныч бирде, кемдер, киресенчә ниятеннән баш тартты. Иң мөһиме һәркем журналист һөнәре мавыктыргыч һәм кызыклы гына түгел, ә ифрат көч, тырышлык таләп итүен дә аңлады.

Мин исә, “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең балалар өчен “Кояшлы шәһәр” мәгълү­мати-танып белү радиотапшыруы җитәкчесе буларак, журналистика түгәрәге алып бардым. Безнең делегация Канада, Аргентина, АКШ, Молдавия, Украина, Германиядән килгән балалар белән берлектә радиосту­дияләргә барып, тапшырулар эшләдек. Шатландырганы шул булды — тапшырудан соң күп­ләрдә журналист булу теләге барлыкка килде. Кем белә, ун елдан билгеле Америка журналисты бу һөнәрне Уралдан килгән педагог сайларга этәрде дип әйтер, бәлки!

Луиза ӘХТӘМОВА,
“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең балалар өчен “Кояшлы шәһәр”
мәгълүмати-танып белү радиотапшыруы җитәкчесе.
Читайте нас: