+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 сентябрь 2016, 02:00

Тәлинкәләрне химия чистартамы?..

Сәламәтлеккә ниләр генә йогынты ясамый! Хәтта табак-савыт юуга да игътибарлы булырга кирәк.

Эш куркыныч микроб һәм бактерияләрдә дә, мае юылып бетмәгән тәлинкә­ләрдә дә түгел. Организмга зур зыян салучы “дошман”­нар — табак-савыт юу өчен тәгаенләнгән химик матдә­ләр. Андый чараларны чәйгә кушып, я булмаса ашка бутап ашарга беркемнең дә башына килмәстер, мөгаен. Ә ирексездән шулай килеп чыга. Мондый гельләрнең составындагы актив матдә­ләр бер дә сәламәтлеккә файдага түгел. “Суык суда да юа!” дигәннәр икән, димәк, зарарлы матдәләр анда тагын да күбрәк.

Әлбәттә, яхшылап юганда, бу химиядән котылырга була. Химиклар тикшергән: тәлинкәдән гельны тулысынча юып төшерү өчен аны йөз тапкыр чайкатырга кирәк. Аннары чиста тастымал белән сөртеп куярга. Кайнар су белән генә юу хәерлерәк булмасмы?

Табак-савыт һәм сантехниканы хәвефсез чистарту өчен түбәндәге гади генә катнашманы ясап була.

Эре кыргычтан кер сабынын кырып, кайнар су кушабыз (100 грамм сабынга 150 грамм су), күбекләнгәнче болгатабыз. 80 грамм сода өстибез (яртылашын горчица белән алыштырырга була). Хуш исле булуын теләсәгез, эфир мае кушыгыз. Крем кебек катнашма килеп чыгарга тиеш.
Читайте нас: