- Болгар яки чили борычы. Аларда бик күп аскорбин кислотасы бар. С витамины кәефне күтәрә һәм стресс гормоны – кортизол эшләнүне киметә.
- Хөрмә һәм банан шоколад-кәнфитләрне алыштыра. Аларны ашаганда яхшы кәеф гормоны – серотонин арта.
- Яшел чәй тынычландыра. Аның сыйфатлы сортлары хәтерне, акыл эшчәнлеген яхшырта.
- Кызыл балык стрессны бетерә. Ирләрнең канында фолий кислотасы булдыра.
- Д витамины яңа башлангычларга, ачышларга этәрә. Күбрәк кояшта йөрегез!
- Җиләкләр сезне бәхетлерәк һәм акыллырак итәр. Алар яңа мәгълүматны тизрәк үзләштерергә, кирәкмәгән уйлардан, юкка көяләнүләрдән котылырга ярдәм итә.