+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 сентябрь 2016, 02:00

Чуртан юмартлык күрсәтә

Сентябрьдә көннәр салкынаю, сулыклар тоныклану белән ерткычлар ауга чыга. Тәҗрибәле балыкчылар форсаттан оста файдалана. Бүген чуртан кармаклау серләрен искә төшерик.

Чуртан сентябрьдә шактый “юмарт” була. Ул теләсә нинди җимгә яхшы каба. Төрле төстәге, зурлыктагы блесналарга, воблерларга өстенлек бирә.

Уртача зурлыктагы чуртаннарны ярга чыгару авыр булмас. Ә менә зурраклары каршылык күрсәтер. Шуңа күрә кармак җебе нык булсын. Сөкә алырга да онытмагыз.

Чуртан сулык буенча актив хәрәкәт итә. Бер үк урында гел уңышка ирешә алмассыз. Буш чиләк белән кайтмас өчен сулыкны өйрәнү һәм төче су ерткычы тукланган урыннарны ачыклау мөһим.
Читайте нас: