- Ванна керер алдыннан кайнар суга 100 грамм чәй содасы салсагыз, каты су йомшарыр, ә тәнегез шома һәм матур булыр.
- Аякларыгыз тирли икән, аяк киеме эченә аз гына сода салыгыз. Салгач, аны кагып кына төшерегез.
- Чәй һәм каһвәгез хуш исле булсын өчен суга бер чеметем сода кушыгыз.
- Суыткычтан начар исне бетерер өчен тәлинкәгә 50 грамм сода салыгыз һәм суыткычка куегыз, берничә көннән алып, түгегез.
- Суга бер калак сода кушсагыз, кәбестә тизрәк пешәчәк, витаминнары да яхшырак сакланачак.
- Яшелчә-җимешне юганда да суга сода кушу яхшы.
- Келәмнән начар исне бетерү өчен аның өстенә сода сибеп чыгарга һәм берничә сәгатьтән тузан суырткыч белән суыртып алырга кирәк.
- Черки, бал корты тешләгән урынга бераз юеш сода куеп торсагыз, кызару, әрнү бетәр.
- Битегез коры икән, аны сода кушылган су белән юыгыз.
- Көн буе аяк өстендә йөргәннән соң, арыган аякларыгызны содалы суда ял иттерегез.
- Яшел төсле яшелчәләрнең төсе саклансын өчен аларны пешергәндә суга бер калак чәй содасы кушыгыз.