+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 сентябрь 2016, 02:00

Өстәлдә көн дә яшелчә булсын!

- Көз — муллык чоры, бакчада төрле яшелчәләр өлгергән вакыт. Яңа җыелган яшелчә-җимеш ашарга да тәмле, файдалы да. Парда пешерелгән яшелчәдә витаминнар яхшы саклана.

- Яшел тәмләткечләрдә (укроп, петрушка, сельдерей, шпинат), кәбестәдә, бәрәң­гедә С витамины саклансын өчен аларны кайнап торган суга яки шулпага салып пешерергә кирәк.

- Яшелчә ашларын табынга бирер алдыннан һәм бер тапкыр ашарлык кына әзерләргә киңәш ителә. Андый аш өч сәгатьтән артык торса, витаминнар яртылаш югала. Әгәр инде ашны күп итеп алдан әзерләп куярга кирәк икән, бу очракта шулпа гына кайнатыгыз, ә яшелчәне табынга бирер алдыннан пешереп алырга да мөмкин.

- Винегрет, салатларны да алдан әзерләргә ярамый. Май, соус, майонез кебек аштәмләткечләрне дә табынга чыгарыр алдыннан гына салырга кирәк.

- Яшелчәнең тәме та­гын да яхшырсын өчен алар кайнаган суга бер-ике кисәк шикәр салырга кирәк.

- Фасоль тизрәк пешсен дисәгез, өстенә салкын су коеп, шундук кайнатырга куегыз. Кайнап чыгу белән, тагын бераз салкын су өстәгез. Шулай өч-дүрт тапкыр эшләсәгез, 30-40 минуттан ул әзер булачак.

- Ногыт борчагы тәмле булсын дисәгез, суы кайнап чыгу белән түгәргә һәм яңадан салкын су, өч кашык үсемлек мае салып кайнатырга куярга кирәк.

- Борчак белән фасоль тизрәк пешсен өчен төн­гелеккә салкын суга салып куе­гыз. Шул ук суда пеше­рергә, ә инде яшелчәләр йомшаргач, тоз салырга ки­рәк.

- Кояшта ятып яшел­ләнгән бәрәңгене ашарга ярамый. Әгәр инде бер башы гына яшелләнгән булса, ул урынны кисеп ташларга, ә бәрәңге пешкән суны түгәргә киңәш ителә.
Читайте нас: