Американың Кешесыман маймылларны өйрәнү фәнни институтында бервакыт гаҗәеп хәлне кинога төшереп алганнар. Әле генә дөньяга килгән шимпанзе баласының сулышы булмый. Шунда аны әнисе җиргә сузып сала, авызын ачтырып, телен тартып чыгара. Аннары үз авызын баласының иреннәренә терәп, тегенең үпкәсенә һава өрдерә башлый. Нәни шимпанзе сулый башлый. Туктале, бу бит чын мәгънәсендә ясалма сулыш алдыру! Баласын болай итеп үлемнән коткарып калу сирәк хатын-кызның башына килер иде.
Җанварлар үз нәниләрен бик кадерләп бага. Тюленьнәр балаларын ашатканда — йөзгечләре, ә аюлар аяклары белән тотып торалар.
Яңа туган җанварлар бик өши. Һәм әниләре аларны төрлечә җылыталар. Котыптагы ак аюларның хәтта нәниләренә җылы сулышын өреп торырга акылы җитә. Алар ак йомгакны алгы аякларына алып күтәрәләр дә авызларына якын китерәләр һәм озаклап җылытып торалар.
Куян — биләмче. Балаларын ялгыз калдырып, урманда озаклап йөрергә ярата. Куян балалары өши башлый һәм бик кызыклы ысул белән җылына. Алар тезелешеп утыра да, нәкъ бизгәк тоткан кебек, бердәм калтырана башлыйлар. Моның файдасы бар. Калтыраган мускулларда җылылык барлыкка килә. Шунда, бәхетләренә, бөтенләй ят куян килеп, аларны имезеп китүе бик ихтимал. Мондый миһербанлылык куяннар арасында шактый киң таралган.
Кызганычка каршы, нәкъ кешеләрдәге кебек, җанварлар арасында да үзләренең ана вазыйфаларына салкын караучы, хәтта миһербансызлык эшләгәннәре дә бар. Әле беренче тапкыр гына бала тудырган яшь җанварлар кайчак үз балаларын имезмиләр, сакламыйлар, язмыш кулына ташлап китәләр. Мондый хәл филләр арасында күзәтелә. Яшь ана фил үз баласын имезмәсә, аны көтүдәге карт филләр тәрбиягә ала.
Маймыллар арасында үз балаларыннан куркучылар бар. Алар яңа туган нәниләрен кая куярга белми. Ни генә булмасын, мондый очраклар өчен җанварларны гаепләп булмый, чөнки алар бу гөнаһны курку инстинкты белән эшли.